Адай авылыннан Халикъ абый Хантимировлар гаиләсен мин ишетеп кенә түгел, бик якыннан беләм, алар - безнең терәлеп торган күршеләребез. Күршең бай булса - тавыгың тук була диләрме әле халык мәкалендә?! Тавык асрамыйбыз анысы, тик шулай да, күз тимәсен, күршеләребез җитеш, мул тормышта яшиләр. Авыл халкының төп байлыгы ул – терлек. Урамыбызда кайсы гына хуҗалыкны алып карасаң да, сыер малы гына да ике-өч баш. Яңа елдан Халикъ абыйларның шәхси ярдәмче хуҗалыгында сыерлар саны җидегә җиткән.