ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

6 февральдә, сәгать 11.00дә район Мәдәният йортында район башлыгы Сергей Димитриевның яшьләр белән очрашуы була. Студентларны, яшьләрне чакырып калабыз.

Узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннарының чираттагысы Зур Сәрдек һәм Мәмәшир авыл җирлекләрендә узды.


3
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Зур Кукмара мәдәният йортында крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Чарада район башлыгы Сергей Димитриев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин, фермерлар берлеге җитәкчесе Зөфәр Баязитов һәм башкаларның чыгышлары тыңланды. Алар үткән елга нәтиҗә ясап, алдагы сезонга бурычлар билгеләделәр.  

Манзарас урта мәктәбендә үткәрелгән җыелыш җирле үзидарә органнарының 2015 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде. Анда җирлек башлыгы Рашидә Хәбибуллина һәм башка җитәкчеләр  чыгыш ясады.

Кичә Лубян авыл җирлегендә районыбызның узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган хисап җыелышы узды. Җыелыш башланганчы район башлыгы Сергей Димитриев авылдагы хоккей тартмачыгында булып, техникум, авыл яшьләре, мәктәп укучылары арасында барган хоккей ярышын карады.


2
февраль, 2016 ел
сишәмбе

“Волонтер –Кукмара” иреклеләр отряды “Җиңү волонтеры” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте кысаларында “Игелекле эшләр десанты” акциясен үткәрде. Аның максаты - яшь буында гражданлык җаваплылыгы, өлкәннәргә карата ихтирам хисе тәрбияләү, буыннар бәйләнешен саклау. Акция барышында волонтерлар тыл ветераны Рөстәм Мостафинга ярдәм йөзеннән йорт-җир тирәсен кардан чистарттылар.

 

 

 

Мәмәшир авылы китапханәчесе Зөлфия Габдуллина, башлангыч сыйныф укучылары өчен, “Русиянең хәрби дан көне” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.

Түбән Арбаш авылы китапханәчесе Рима Хисамова, урта яшьтәге укучылар өчен, “Сталинградны азат итү” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде.

Түбән Камада яшүсмерләр арасында бокс буенча Татарстан беренчелеге узды. Анда районыбыздан Руслан Ходайберганов, Ирек Ибраев, Әлфир Миннебаев, Искәндәр Хәмидуллин, Руслан Фазылянов. Илгизәр Әгъләмовлар катнашты. Руслан Ходайберганов өченче урынны алды. 


1
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Халык белән очрашып сөйләшү җирле үзидарә органнарының 2015 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде. Анда район башлыгы Сергей Димитриев һәм төрле тармак җитәкчеләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International