ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2016 ел
җомга

 “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында дртс буенча ярыш үтте. Ярышларда балалар бик теләп катнаштылар. Әлеге чараның спонсоры Гараев Ясави Тимершевич балаларга истәлек бүләкләре өләште.

28 январь көнне район мәдәният йортында «Евровидения-2012» конкурсында чыгыш ясаган «Бурановские бабушки» вокаль ансамбле концерты булды.

Бу иҗади коллективның кызыклы программалы, бай эчтәлекле концертын тамашачылар бик җылы кабул иттеләр.


28
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Аш-Буҗи авылы китапханәчесе Алсу Ярмиева, башлангыч сыйныф укучылары өчен, “Ленинград блокадасы” дип исемләнгән темага әңгәмә уздырды.

Манзарас мәктәбендә һәм “Ялкын” спорткомплексында мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы узды. Анда балалар бакчалары һәм мәктәпләрдән 456 хезмәткәр катнашты. Алар чаңгыда узышу, өстәл теннисы, дартс, шахмат, күңелле стартлар, идәннән тартылу, турникта күтәрелү, аркан тартышуда үзләрен сынады.

24 январь көнне “Зилант” спорт мәктәбендә йөзү буенча 2004 һәм яшьрәк балалар арасында ярышлар үтте. Ярышларда барлыгы 54 бала катнашты.

Район башлыгы Сергей Димитриев, район прокуроры Ришат Шакировның дин әһелләре, авыл җирлеге башлыклары белән очрашуы үткәрелде. Анда Сүриядә барган сугыш белән бәйле вәзгыять, яшьләр арасында аңлату эшләре алып бару, башка дин һәм милләт вәкилләренә карата толерантлык хисләре тәрбияләү, экстремизм һәм терроризмга каршы кисәтү чаралары күрү турында сөйләшенде.


27
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

Халык җыеннарының чираттагысы кичә Күкшел авыл җирлегендә үтте. Анда җирлектә башкарылган эшләр, алда торган бурычлар турында сөйләшенде. Район башлыгы Сергей Димитриев дәүләт программаларының үтәлеше, быел башкарылган эшләр белән таныштырды.

23 январь көнне Туембаш авыл җирлегендә авылда кече бизнесны үстерү сорауларына багышланган киңәшмә үтте. Әлеге киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Харисович Габдрахманов катнашты. Авылмәчетендә үткән чарада 70 кеше катнашты.

Халык белән очрашып сөйләшү җирле үзидарә органнарының 2015 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде. Анда район башлыгы Сергей Димитриев һәм төрле тармак җитәкчеләре катнашты. Чыгышлардан соң халык үзен кызыксындырган сорауларын бирде.

Вахит авылының “Батыр” спорткомплексында мини-футбол уенына нигез салынды. Чарада район башлыгы Сергей Димитриев, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, Янил, Югары Чура, Лельвиж авылы җирлекләре башлыклары - Илгизәр Корбанов, Николай Михайлов, Рәис Хөсәеновлар катнашты. Кукмара, Вахит, Югары Чура авыллары, Янил урта мәктәбе, Кукмара аграр көллияте командалары арасында үзара дуслык мини-футбол уены үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International