Россия Федерациясенең Генераль прокуроры боерыгы буенча Кукмара районы прокуроры итеп юстиция киңәшчесе Ришат Шакиров билгеләнде. Яңа билгеләнгән җитәкчене Кукмара районы прокуратурасы коллективы белән Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфиков таныштырды.
22 январь көнне “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә дәвалану курсы үтүче гражданнар алдында пенсия исәпләү, түләү бүлеге начальнигы Каримуллина Равилә чыгыш ясады. Ул пенсионерларны пенсион реформалар белән, планнар белән таныштырды
22 январь көнне “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Кукмара туган якны өйрәнү музеена экскурсиягә бардылар. Музей хезмәткәрләре мавыктыргыч экскурсия үткәрделәр, кунакларга уникаль экзпозицияләр күрсәттеләр. Абдуллина Ильсияр Ахмадулловна 1970-80 елларда популяр булган музыкаль пластинкалар биреп калдырды.
“Шәфкать” тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балаларның ай саен туган көннәре билгеләп үтелә. 22 январь көнне кыш көне туган балаларның туган көннәрен бәйрәм иттеләр. Төрле конкурслар, уеннар белән әзерләнгән әлеге чара бик күңелле үтте.
Иске Уча китапханәчесе Елена Михайлова Тәкәнеш һәм Иске Уча авылы студентлары катнашында “Әгәр син күңелең белән студент булсаң” дип аталган чара үткәрде.
Манзарас авылы китапханәчесе Фирая Сабирова, Россиядә кино елы булганлыктан, төрле катлам китап укучылар өчен, Аяз Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” әсәре буенча төшерелгән, “Бибинур” фильмын карауны оештырды.
23-24 январькөннәрендә Минзәлә шәһәрендә фигуралы шуу буенча Ачык Беренчелек үтте. “Олимп” Боз сараенда шөгыльләнүче балалар уңышлы чыгыш ясадылар. Хасанов Султан занял- III урын, Курбанова Алина - III урын яуладылар, Каюмова Адиля , Бареева Зарина, Гарипова Карима матур чыгыш ясадылар. Балаларны тренер - педагог Ковалева С.В. әзерләде.
Мәмәшир авылы китапханәчесе Зөлфия Габдуллина, “Нур” клубына йөрүчеләр өчен, “Иллаһият” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде.
Зур Кукмара авылы китапханәчесе Гөлнур Хаҗиева, Г.Бәшировның тууына 115 ел тулу уңаеннан, 4-7 сыйныф укучылары өчен әңгәмә үткәрде.
25 январь көнне район Советының утырышлар залында социаль-экономик һәм политик сораулар буенча эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе үтте. Киңәшмәдә җирлек башлыклары, мәктәп директорлары, предприятие җитәкчеләре, Исполком һәм Советның җаваплы хезмәткәрләре катнашты.