ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2016 ел
якшәмбе

22 январь көнне Ядегәр җирлегендә 2015 ел нәтиҗәләренә багышланган халык җыены үтте. Җыенга кадәр Район Башлыгы Сергей Димитриев Ядегәр урта мәктәбенең материаль-техник базасы белән танышты, югары сыйныф укучылары белән очрашты.

 


22
гыйнвар, 2016 ел
җомга

Ул җирле үзидарә органнарының 2015 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде. Анда җирлек башлыклары Фирая Гарифуллина, Рафик Заһидуллин, участок инспекторы Николай Иванов, “Сөт иле” җәмгыятенең “Дружба” агрофирмасы җитәкчесе урынбасары Рөстәм Хаҗиев, полиция начальнигы урынбасары Рашат Гарифуллиннар, шулай ук Ятмас Дусай җирлегенең янгын сүндерү бүлекчәсе  җитәкчесе Нурулла Галиев, Нырты урта мәктәбе директоры Зефир Хөсәиновлар  чыгыш ясады.

Халык җыенында район башлыгы Сергей Димитриев һәм төрле тармак җитәкчеләре катнашты. Туембаш - эшмәкәрлек чәчәк аткан, милли һәм дини гореф-гадәтләр нык сакланган авыл. Узган ел да биредә дәүләт программалары, үзкертем акчалары һәм иганәчелек ярдәме кысаларында күп эшләр башкарылган. 2016 ел биредә чәчәк елы дип игълан ителеп, быел авылларны тагын да төзекләндерүгә зур игътибар биреләчәк.


21
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Райондашыбыз, танылган композитор Фасил Әхмәтовның истәлегенә багышлап, аның иҗади мирасын барлау, предприятие, оешма, учреждениеләр, мәктәпләр, балалар бакчалары һәм авыл җирлекләре коллективлары әгъзаларының иҗади сәләтләрен ачыклау, яшь талантларга һәм алар белән эшләүче белгечләргә ярдәм итү йөзеннән район конкурсы үткәрелә. Конкурс ике этапта, вокал һәм вокаль ансамбльләр, инструменталь башкару (гармун, баян, скрипка, гитара, курай һәм башкалар), нәфис сүз (шигырь, проза, мөнәҗәт) номинацияләре буенча үтәчәк. Бәйгедә татар композиторының бер әсәрен яки халык җырының эшкәртелгән вариантын, нәфис сүз номинациясендә татар авторының яки халык авыз иҗаты әсәрен башкару сорала.

1нче сайлап алу туры Починок Кучук авылында 8 февральдә, Күкшелдә 9 февральдә, Вахиттә 10 февральдә – 19.00 сәгатьләрдә, район Мәдәният йортында 11 февральдә 9.00 сәгатьтә була.

Белешмәләр өчен телефон 2-61-51

 “Россиянең кышкы тубы” дип аталган мини-футбол буенча үткән төбәкара турнирда Кукмара 4нче урта мәктәбенең урта яшь төркеме (тренерлары Рафис Нәкыйпов) сигез команда арасыннан 1 урынны яулады. Турнирда Рүзәл Нигъмәтҗанов “Иң яхшы капкачы”, Гадел Зәйнуллин “Иң яхшы уенчы” исемнәрен алдылар.

89 нчы Федераль законның 5,6 матдәсенә үзгәрешләр керү сәбәпле 2016 елның 1 гыйнварыннан кече һәм урта эшмэкэрлелеккә кагылышлы барлык оешмалар Татарстан республикасының экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсенэ барлыкка килгэн калдыклар буенча еллык отчет тапшырырга тиеш.

Кичә христиан дине вәкилләре “Качману” бәйрәмен билгеләп үттеләр. Югары Чура авылында оештырылган бәйрәмдә халык аеруча күп иде. Кемнәрдер ул көнне бәкедә су чумынды, кемнәрдер коймак белән кайнар чәй эчте, спорт уеннарында катнашты, җырлап-биеде. Кызыл Тау авылының “Тиңдәшләр” фольклор ансамбле бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.

Ош-Юмья авылы китапханәчесе Зоя Хабарова, урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен, рус язучысы Н.М.Рубцовның тууына 80 ел тулу уңаеннан “Ышаныгыз мина” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Ул язучыга багышланган презентация күрсәтте, китаплары белән таныштырды. Укучылар исә Рубцовның шигырьләрен яттан сөйләде.

 

Халык белән очрашып сөйләшү  җирле үзидарә органнарының 2015 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде. Анда җирлек башлыгы Илгиз Ярмөхәммәтов, участок инспекторы Николай Иванов, “Сөт иле” җәмгыятенең “Дружба” агрофирмасы җитәкчесе Айрат Сафин, полиция начальнигы урынбасары Рашат Гарифуллин, прокурор урынбасары Вилнур Кәримовлар чыгыш ясады. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин 2015 елда районда башкарылган эшләр белән таныштырды, киләчәккә максат һәм бурычлар билгеләде. Чыгышлардан соң халык үзен кызыксындырган сорауларын бирде.

15 январь көнне Вахит авылы мәдәният йортында Вахитов ис. хуҗалык призына 2002 һәм аннан дә яшьрәк яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча район Беренчелеге үтте. Ачу тантанасында Район Башлыгы С.Димитриев катнашты.  Барлыгы 69 бала көч сынашты, 11комплект медаль уйнатылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International