“Бердәм Россия” партиясенең туган көне уңаеннан районда Бердәм кабул итү көне узды.
“Бердәм Россия” партиясенең Кукмара җирле бүлеге сәркатибе Сергей Димитриев, партиянең җирле бүлеге җитәкчесе Камилә Яппарова, авыл җирлекләре депутатлары, төрле подразделение җитәкчеләре көн дәвамында халык белән очрашып, сорау һәм тәкъдимнәрен тыңладылар. Район башлыгына кабул итүгә язылучыларның сораулары эшмәкәрлек, крестьян-фермер хуҗалыгын үстерү, торак хәлләрен яхшырту, Киндеркүл авылында хоккей мәйданчыгын яктырту мәсьәләләре белән бәйле иде.