14 ноябрь көнне Кукмара районы үзешчәннәре Балтач мәдәният йортында “Их Кукмара, Кукмара, ерагаймасын ара” дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясап кайттылар. Ызандаш районнар белән ныграк аралашу, бер-береңнең иҗатын, сәләтен якыннанырак күрү максатыннан үткәрелә торган концертлар үткәрү матур бер традицияга керде. Концертта районыбызның җырчылары, биючеләре, “Баламишкин”, гармунчылар ансамбле чыгыш ясады.
Күкшел мәдәният йортында авылның үзешчән шагыйрәсе Люция Халиуллинаның «Гомерләр ике килми» дип исемләнгән иҗат кичәсе булып үтте. Аның шигырьләрендә туган якка, туган авылга, әнкәйләргә мәдхия җырлана. Кичәдә шагыйрәнең шигырьләре укылды, җырлы - биюләр, уеннар уйналды Һәм өлкәннәр белән әкиятләр куелды.
Зур Кукмара авылында яшәүче Гимадиев Ислам Имановичка 90 яшь тулды. Юбилярны район Башлыгы урынбасары Равия Каримулина, социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Замалиева котлады. Аңа Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, район Башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырдылар, бәхетле озын гомер, ныклы сәламәтлек теләделәр.
13 ноябрь көнне “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә Бөтендөнья юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне кысаларанда инвалид балалар өчен “Күңелле сәяхәтче” дип аталган, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган чара үткәрелде.
12 ноябрь көнне ОСПСиД хезмәткәрлзре Парклар һәм скверлар елы кысаларында Кукмара №4 мәктәбе укучылары өчен саф һавада сәламәт яшәү образын пропагандалау максатыннан “Стартландия” дип аталган спорт уеннары үткәрелде.
Башкарма комитет җитәкчесе Азат Гарифуллин Кукмара бистәсендә яшәүче Мизипова Мөгәзимә Галиәскәр кызын 90 яшьлек юбилее белән котлады, Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, район Башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырдыл, бәхетле озын гомер, ныклы сәламәтлек теләде.
Район Башлыгы урынбасары Равия Каримуллина һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Замалиева Уразай авылында яшәүче Ибраһимова Гөлбану апаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Аңа Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, район Башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырдылар, бәхетле озын гомер, ныклы сәламәтлек теләделәр.
Бүген район Советы бинасында өченче чакырылыш Кукмара район Советының дүртенче сессиясе булды. Көн тәртибендә районның 2016 елга социаль-икътисадый үсеше фаразы, 2016 елга район бюджеты проекты (беренче укылыш), район Уставына үзгәрешләр кертү проекты турындагы мәсьәләләр каралды. Сессияне район башлыгы Сергей Димитриев алып барды һәм йомгаклап чыгыш ясады.
13 ноябрь көнне балалар китапханәчесе Фирдания Закирова Кукмара №4 мәктәбенең 1б сыйныф укучылары өчен Китаплар шәһәренә экскурсия оештырды.Балалар игътибар белән китапханәченең китапханә турында мавыктыргыч итеп сөйләгәнен тыңладылар, виктоина сорауларына җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр.
Якынлашып килүче инвалидлар көне уңаеннан Биектау районының “Байтик” сәламәтләндерү лагеренда армрестлинг буенча республика ярышлары үтте. Анда районыбызның “Аргамак” командасы да катнашты. 70 килограммнан югары үлчәүдәге хатын-кызлар арасында Кукмарадан Ләбибә Талипова беренче урынны алды.