ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Күкшел мәдәният йортында авылдашыбыз Люция апа Хәлиуллинаның иҗатына багышланган “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дигән иҗат кичәсе узды. Бәйрәмдә Люция апа иҗат иткән шигырьләр, бәетләр укылды. Чара төрле милли уеннар, биюләр белән үрелеп барды. Люция апаны хөрмәт итеп килгән кунаклар арасында аның белән озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшләре, туганнары катнашты.

26 яшьлек райондашыбыз Айрат Галимов Trend Vision Award халыкара конкурсында катнашып, җиңүче булды. Ул 22 ноябрьдә бәйгенең Берлинда узачак финал өлешендә Россияне тәкъдим итәчәк.

 

17 ноябрь көнне “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү  үзәгендә активист-ветераннар, район предприятиеләренең элеккеге җитәкчеләре”катнашында "Ветеран” клубының читраттагы утырышы булды.

18 ноябрь көнне Түбән Өскебаш авылында “Мобиль бригада”ның чираттагы   эш көне үтте. Бригада составына “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре керә. Әлеге авылда 10 өлкән яшьтәге кешеләрнең өйләрендә булып, аларга социальярдәм күрсәттеләр.

Вахитов исемендәге хуҗалыкта ун айлык эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә  үткәрелде. Бу чарада катнашкан район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары вахитлеләрнең мал утарлары, терлекләрнең азык белән тәэмин ителеше, техник базасы, ремонт барышын  белән танышты. Пленар өлештә исә нәтиҗәләр ясалып, бурычлар билгеләнде.


18
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш буенча район комиссиясенең чираттан тыш киңәйтелгән утырышы үткәрелде. Анда терактлар нәтиҗәсендә илебездә һәм Европа илләрендә туган кискен хәл уңаеннан, терроризмга каршы кичекмәстән чаралар күрү мәсьәләләре каралды. Районда бу юнәлештә башкарылучы эшләр, оешма-предприятие җитәкчеләре алдында торган бурычлар турында район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев чыгыш ясады. Утырышны район башлыгы Сергей Димитриев алып барды.

14 ноябрь көнне Ош. Юмья авыл клубында Поч. Кучук авыл клубы белән берлектә “Яшьләргә юл һәркайда ачык” дип аталган КВН үткәрелде. Командалар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр: җыр, бию, уен-көлке... Җиңүче булып Поч. Кучук авылының “Яшь буын” командасы табылды. Уенда катнашучылар, тамашачылар да күтәренке кәеф, яхшы энергия алдылар


17
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

14 ноябрь көнне Кукмара районы үзешчәннәре Балтач мәдәният йортында “Их Кукмара, Кукмара, ерагаймасын ара” дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясап кайттылар. Ызандаш районнар белән ныграк аралашу, бер-береңнең иҗатын, сәләтен якыннанырак күрү максатыннан үткәрелә торган концертлар үткәрү матур бер традицияга керде. Концертта районыбызның җырчылары, биючеләре, “Баламишкин”, гармунчылар ансамбле чыгыш ясады.

Күкшел мәдәният йортында авылның үзешчән шагыйрәсе Люция Халиуллинаның «Гомерләр ике килми» дип исемләнгән иҗат кичәсе булып үтте. Аның шигырьләрендә туган якка, туган авылга, әнкәйләргә мәдхия җырлана. Кичәдә шагыйрәнең шигырьләре укылды, җырлы - биюләр, уеннар уйналды Һәм өлкәннәр белән әкиятләр куелды.

Зур Кукмара авылында яшәүче Гимадиев Ислам Имановичка 90 яшь тулды. Юбилярны район Башлыгы урынбасары Равия Каримулина, социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Замалиева котлады. Аңа Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, район Башлыгының  Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырдылар, бәхетле озын гомер, ныклы сәламәтлек теләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International