Район җитәкчесе Сергей Димитриев төзелеп килүче КУКМАРА промышленность паркы базасында Татарстан Республикасы экономика министрлыгы һәм ГИСУ вәкилләре катнашында чираттагы киңәшмә үткәрде.
Парк һәм скверлар елы уңаеннан районда бик күп чаралар үткәрелә. Бүген поселокның 4нче мәктәп янындагы ял һәм мәдәният паркы да анда алып барылган төзекләндерү эшләреннән соң үзенең ишекләрен ачты. Тантаналы чарада район җитәкчесе Сергей Димитриев һәм башкалар катнашты.