ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2015 ел
дүшәмбе
8 август көнне Аш – Буҗи авылында клуб каршындагы ачык һавада авыл халкы өчен күңел ачу чарасы үткәрелде. Программада районыбызның төрле фестивальләрдә лауреат исеме яулаган, танылган җырчыларыбыз һәм Зур Сәрдек авылыннан “Чәчкә” халык бию ансамбле катнашты.
7 августта Өлге клубында театр сөючеләр берләшмәсенә йөрүче балалар Галимҗан Гильмановнын "Убырлы карчык, Шурәле һәм Гөлүсә" дип аталган әкиятен Сәхнәләштерделәр.
5 август көнне Зур Кукмара мәдәният йортында яшҗ рәссамнар катнашында “Һәр рәсемдә – кояш” дип исемләнгән бәйге узды. Бу бәйгедә 10 бала катнашты. Алар үзләренең сәләтләрен төсле акбур ярдәмендә күрсәттеләр.
Чара чәй өстәле артында бүләкләүләр белән тәмамланды.

8
август, 2015 ел
шимбә

“Нараткай” сәламәтдәндерү лагеренда өченче смена эшен башлап җибәрде. Бу сменада ел буе спорт белән шөгыльләнеп, республика һәм федераль ярышларда җиңүгә ирешкән балалар ял итә. Аларга күңелле ял, яңа дуслар табып, сәламәтлекләрен ныгытып, яңа уку елына көч туплап кайтуларын теләп калабыз.

7
август, 2015 ел
җомга
Бүген район үзәк дәваханәсендә бик матур чара булды. Терапия корпусының беренче катында зур ремонт эшләреннән соң, заманча җиһазландырылган, барлык уңайлыклары булган балалар поликлиникасы үзенең ишекләрен ачты.
7 июнь көнне Кукмара район Советының 45нче сессиясе булды.

6
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Үзара салым акчалары хисабына Нырты авылының Урман, Совет һәм Кооператив урамнары кисешкән урынга, барлыгы 617 метр озынлыктагы юлга 4.5 метр киңлектә таш түшәлгән. Бу эшне “Чиста шәһәр” җаваплылыгы чикләнгән ширкәт башкарган.
Зур Кукмара авылының зират территориясен зурайтып, профнастил койма белән әйләндереп алу эшләре башланып китте. “Хәзергә 380 метр ара профнастил белән тышланачак. Авыл яшьләре үз теләкләре белән бушлай эшлиләр. Төзелеш материаллары мәчеткә җыелган, авыл халкы биргән хәйрия акчаларына алынды. Зиратны, гомумән, 1400 метр озынлыктагы койма белән әйләндереп аласы бар. Акча җыелса ул профнастил, булмаса, тимер сетка белән эшләнәчәк”,– диде авыл җирлеге башлыгы Марат Галиев.
Республикабызда ел саен август аенда хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика Советы, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге патронажлары астында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” дигән республика акциясе үткәрелә. Быел әлеге акция кысаларындарайоныбызның аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрендә тәрбияләнүче, инвалид яки әти–әниләре инвалид булган 100дән артык балага ярдәм оештырылачак.
“Авыл эчендәге социаль учреждениеләрне асфальт юлга тоташтыру” дип аталган республика программасы кысаларында Камышлы авылының үзәк урамына бер чакрым озынлыкта асфальт юл салынган. Бу эшне Кукмара юл төзү-ремонтлау идарәсе эшчеләре башкарган. Авылдагы асфальт юл барлыгы 30 миллион 271 мең сумга төшкән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International