ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2015 ел
шимбә
1-2 июльдә районыбызда “Донор көне” үткәреләчәк. Донорлар Кукмара поселогының Ворошилов урамындагы 24 йортта кабул ителәчәк.
Чыгарылыш бәйрәмендә 3, 4, 5 ел белем алган механиклар, хисапчы-экономистлар – барлыгы 76 егет һәм кыз кулларына диплом алды. Бәйрәм тәбрикләүләр, концерт номерлары белән үрелеп барды.
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе каршындагы мәйданда “Автоледи – 2015” республика бәйгесенең район туры узды.
Руль артында йөрүче гүзәл затлар соңгы елларда аеруча күбәйде. Япь-яшь кызлар да, чәчләрен чал сарган, гомер көзенә таба атлаучы ханымнар да берсеннән-берсе куәтле автомобильләрдә җилдерә.
Ош-Юмья авылы китапханәчесе Зоя Хабарова лагерьга йөрүче балалар өчен “Добрая лесная поляна” дип исемләнгән викторина үткәрде. Викторина барышында ул укучыларга файдалы үсемлекләр, дару үләннәре турында мәгълүмат бирде. Сәламәтлек өчен куркыныч дип саналган дару үләннәре белән якыннан таныштырды. Соңыннан укучылар табигать кочагында дару үләннәре җыйдылар, аларның исемнәрен атап, нинди очракта үләннәрнең ярдәмгә килүләрен әйттеләр.

Балды Кенә авылы китапханәчесе Айна Павлова урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен “Славим Россию” дип исемләнгән китапханә сәгате үткәрде. Укучылар китапханәче оештырган конкурсларда, уеннарда катнаштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Россия тарихы турында кызыклы һәм файдалы мәгълүмат тыңладылар.

Иске Юмья авылы китапханәчесе Лидия Макарова Россия көненә багышлап китапханәгә килгән укучылар өчен “Великой России прославленный флаг” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Китапханәче укучыларга Россия белән бәйле сораулар биреп, укучыларның белемнәрен тикшерде. Шулай ук китапханәче укучыларны дәүләт символлары, флагларның килеп чыгу тарихы белән таныштырды.

Югары Кузьмесь авылы китапханәчесе Валентина Тухтарова, китапханәгә килгән укучылар белән бергәлектә, Россия көне турында сөйләшү алып барды. Ул укучыларны Россия тарихына багышланган китап күргәзмәсе белән таныштырды, викторина уены оештырды. Соңыннан укучылар туган илгә багышланган шигырьләр сөйләделәр.

Күкшел авылы китапханәчесе Фирая Зарипова 4-6 нчы сыйныф укучылары өчен, “Наркотикларсыз тормыш” акциясе кысаларында, “Наркомания һәм балачак” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Тәрбия сәгатендә укучыларга наркотиклар турында мәгълүмат бирелде, әлеге матдәнең кеше тормышы өчен куркыныч булуын исбатлап күрсәтү максатында презентация күрсәтелде. Укучылар арасында рәсем конкурсы оештырылды.

Пычак авылы китапханәчесе Фирдәүсә Галимова лагерьга йөрүче балалар өчен “Табышмаклар илендә” дип исемләнгән кичә үткәрде. Укучылар әлеге кичәдә үзләренең белемнәрен, җитезлекләрен күрсәттеләр. Күңелле уеннарда катнашып, әйтелгән табышмакларга дөрес җавап бирделәр. Кичә бик күңелле һәм файдалы
Райондагы алдынгы хуҗалыкларның үкчәләренә басып килә дисәң дә була “Әсәнбаш” агрофирмасын. Күптән түгел “Сөт иле” холдингы филиаллары җитәкчеләре катнашында районда үткәрелгән республика семинарында моңа тагын бер кат инандык. Холдингның генераль директоры Минсәгыйрь Нуруллин әсәнбашлылар турында бары тик уңай фикердә генә. “Сөт тә, ит тә бар, бозаулар - күз тимәсен, печән хәзерләү дә кызу темплар белән бара. “Сөт иле”ндәге агрофирмалар арасында “Әсәнбаш” алдынгы позицияләрне били”, -диде ул.

26
июнь, 2015 ел
җомга
Байлангар авылы китап ханәчесе Венера Хисматова, мәдәният хезмәткәрләре белән бергәлектә, лагерьга йөрүче балалар өчен “Батырларның даны мәңгелек” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. 
Аш-Буҗи авылы китапханәчесе Алсу Ярмиева “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы кысаларында, 8-9 сыйныф укучылары өчен, “Наркомания – замана чире” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.
15 июнь көнне район Советында “Бердәм Россия” партиясенең Кукмарадагы җирле бүлегенең XVIII конференциясе үтте. Анда төбәкара политсовет сәркатибе урынбасары, Татарстан Дәүләт Cоветы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район җитәкчесе Сергей Димитриев, партия әгъзалары катнашты.
24 июнь көнне “Нараткай” сәламәтләндерү лагеренда “Халыклар дуслыгы йорты” “Удмурт кенеш” һәм мари милли-мәдәни берләшмәләре белән берлектә милли йолалар һәм традицияләр көне үткәрде.


25
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Балалар тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен Өркеш авылыннан биш бала анасы Сәйфуллина Әлфия Рафаил кызы Татарстан Республикасының “Ана даны- Материнская слава” медале белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International