ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Трыш авылы китапханәсендә балалар белән «Дуслык бәйрәме” үткәрде. Әлеге чараның максаты: укучыларның дуслык турындагыфикерләрен киңәйтү, үз-ара бәйләнеш булдыру, сөйләм телен камилләштерү, татар халык авыз иҗаты аша дуслык төшенчәсен аңлату.
23 апрель көнне балалар кипатханәсендә “Шәфкать” сәламәтләндерү үзәгендә тәрдияләнүче балалар өчен “Яхшы һәм ягымлы сүзләр” дип аталаган дәрес үтте. Балалар ягымлы сүзләрнең никадәр зур көчкә ия булганнарына төшенделәр.
23 апрель көнне балалар китапханәсендә Ч.Т.Айтматов исемендәге гимназиянең 2 а сыйныф укучылары өчен “Безнең йөрәкләрдә син, Тукай!” дип исемләнгән әдәби кичә узды.
23 апрель көнне кипатханәче Салимова Тәскирә язгы шәфкатьлелек атналыгы кысаларында “Тылсым” халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәгенә йөрүче пенсионерларга китап һәм җурналлар өләште.
Күкшел авылы китапханәсендә урта яшьтәге укучылар белән
”Дуслык- тормыш көзгесе” дигән тәрбия сәгате үтте. Әлеге чараның максаты укучыларда кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.
21 апрель көнне Купка авылы китапханәсендә башлангыч мәктәпнең 2 сыйныф укучылары белән «Дуслык көне» уңаеннан «Чын дус» дигән балалар иртәсе үтте. Бу чарада китапханәче балаларга дуслык турында сөйләде. Максат: укучылар арасындагы узара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү. Соңыннан балалар дуслык турында уеннар уйнадылар.
21 апрель көнне Вахит авылы китапханәсендә башлангыч мәктәп укучылары белән “Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык”-дип исемләнгән әңгәмә узды. Китапханәче балалар белән дуслык турында сөйләште, мәкальләр һәм дуслык темасына багышланган шигырьләр белән таныштырды.
21 апрель көнне Байлангар авылы китапханәсендә укучылар белән “Син чын дус була беләсеңме”дигән әңгәмә үтте.
Зур Сәрдек авылы китапханәсендә “Дуслык белән көчле без” дип аталган чара үткәрелде. Максаты: китап укучыларда ышанычлылык, тугрылык, җаваплылык, үзара ярдәмчеллек кебек уңай кешелекле әхлакый сыйфатларны формалаштыру. Әлеге чара китапханәченең кереш сүзе белән башланып китте.
Зур Кукмара авылы китапханәчесе урта яшьтәге мәктәп укучылары белән “Чын дус” дип аталган әңгәмә үткәрде. Әлеге чарада ышанычлылык, тугрылык, җаваплылык, үзара ярдәмчеллек кебек уңай кешелекле әхлаки сыйфатлар турында сүз барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International