Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
9
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
РДКда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган хәрби-патриотик концертлар бара
Бу көннәрдә районыбыз предприятие-оешмалары, учреждениеләр район Мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган хәрби-патриотик концерт-тамашалар күрсәтәләр.
Сәрдекбаш мәктәбендә спорт көне үтте
Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан Сәрдекбаш мәктәбендә спорт ярышлары узды. Ул көнне һәркем спорт уеннарында катнашты, дип хәбәр итте Заһид Мөхәммәтҗанов.
Габдулла Тукай премиясенә кандидатлар менә кемнәр
2015 елда Татарстанда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе кандидатлары исемлеге мәгълүм булды.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премияләре буенча комиссия, тапшырылган әсәрләрне һәм хезмәтләрне карап тикшергәннән соң, түбәндәге кандидатларны 2015 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт бүләгенә дәгъва кылуга тәкъдим итте/
7
апрель, 2015 ел
сишәмбе
Байлангарда “Нәүрүз” бәйрәме узды
Байлангар мәдәният йорты каршындагы мәйданда “Нәүрүз” бәйрәме үткәрелде. Спорт ярышларында катнашу, концерт номерларын карау белән бергә, бәйрәмгә килүчеләр Рәшидә Мусина, Тәнзилә Шәрәфиевалар пешергән Карга боткасыннан, Рушания Газизуллина пешергән кайнар коймактан авыз иттеләр. Халык бу көнне рәхәтләнеп ял итте, бүләкләр отты һәм бәйрәмнән күтәренке кәеф белән таралышты, - ди мәдәният йорты директоры Минзәлия Әгълиуллина.
6
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
Кукмарада “Аҗаган” хәрби-спорт уеннары үтте
“Ялкын” яшүсмерләр клубы һәм Зур Кукмара урта мәктәбендә “Аҗаган” хәрби-спорт уеннары узды. Әлеге чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Аны район мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм хәрби комиссариат оештырды. “Аҗаган”да районның 23 мәктәбеннән 24 команда катнашты. Укучылар үзләрен төрле конкурс-бәйгеләрдә сынадылар. Уен нәтиҗәләре буенча кечкенәләр төркемендә беренче урынны - Кукмара 3нче мәктәбе, икенче урынны - күппрофильле лицей, өченче урынны Кукмара 4нче мәктәбе командасы алды. Өлкәннәр төркемендә беренчелеккә Кукмара беренче гимназиясе чыкты, икенче-өченче урыннарны Манзарас һәм Чарлы мәктәпләре командалары бүлеште.
Кукмаралылар пауэрлифтинг буенча Татарстан чемпионатында катнаштылар
Яшел Үзән шәһәрендә пауэрлифтинг буенча Татарстан Республикасы чемпионаты үтте. Үз үлчәү категорияләре буенча Валентина Борисова, Ләбибә Талипова (Кукмара) – беренче, Рамил Фаткрахманов (Чишмәбаш) – өченче, Алексей Семенов (Югары Комар) дүртенче урынга лаек булдылар.
4
апрель, 2015 ел
шимбә
"Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел"
1 апрель көнне Зур Сәрдек мәдәният йортында "Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел" дип исемләнгән Татарстан сәнгать осталары концерты булды. Сугыш һәм тыл ветераннарына бу концерт олы бәйрәм бүләге булды.
“Китап-минем якын дус”
3 апрельдә Тат. Тулба авыл китапханәсендә “Балалар китабы көне” уңаеннан беренче сыйныф укучылары белән “Китап-минем якын дус” дип исемләнгән әдәби кичә узды.
“Аргамак” командасы республика чемпионатында призлы урыннар алды
Лаешта күз белән авыручылар арасында гандбол буенча республика чемпионаты үтте. Анда республиканың 11 районыннан килгән командалар көч сынашты. Районыбызның “Аргамак “инвалидлар командасы, составында Валера Николаев(Ош. Юмья), Рәис Шакиров (Кукмара), Рамил Фәткрахмановлар (Чишмәбаш) бәйгедә призлы өченче урынны яуладылар.
2
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
“Канатлы дусларыбыз”
2 апрельдә Үзәк балалар китапханәсендә 4нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары өчен Кошлар көненә багышланган “Канатлы дусларыбыз” дип исемләнгән экологик дәрес узды. Биредә 61 бала катнашты.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз