ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе


Олы йортка ни кирәк - кече йортка шул кирәк, диләр. Эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренә хас мәсьәләләрнең барысы да фермер хуҗалыкларына да кагыла. Шуңа күрә тау битләре кардан арчыла башлау белән, язгы чәчү алдыннан крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләренең семинар-киңәшмәгә җыелуы урынлы иде. Алар үткән елга нәтиҗә ясап, алдагы сезонга бурычлар билгеләделәр.

1
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
1 апрельдә район үзәк китапханәсендә 3нче номерлы мәктәпнең 6 б сыйныф укучылары Театр көненә багышланган “Театр-яктылыкка, нурга илтә” дип исемләнгән әдәби кичә карадылар.
1 апрель көнне Пычак авыл китапханәсендә китапханәче Галимова Фирдауса Рафагать кызы Арпаяз башлангыч сыйныф укучылары өчен “Кошлар-безнең дусларыбыз” дип исемләнгән кичә үткәрде.

31
март, 2015 ел
сишәмбе
Олыяз урта мәктәбенең 10сыйныф укучысы Алия Нәҗмиева, Сабада үткән Әбрар Кәримуллин исемендәге республикакүләм конференциядә катнашып, “Александр Твардовский иҗатында балалар һәм сугыш” дигән номинациядә 3 урынга лаек булды.
Идел буеның иң эре медиахолдингында беренче яртыеллыка подписка нәтиҗәләре буенча конкурска нәтиҗә ясалды.
Бүләкләнүчеләр арасында райондашыбыз, “Иң яхшы авыл почтальоны” номинациясендә җиңү яулаган Гөлнара Багапова да бар иде. Ул Кукмара почтамтының Кукмара-1 бүлекчәсендә хат ташучы булып эшли.
Муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисадый үсешендә актив катнашучы талантлы яшьләрне ачыклау, аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән “Россиянең яшь стратегиясе” дигән Бөтенроссия конкурсы узачак. Әлеге конкурста районыбыз яшьләрен дә актив катнашырга чакырабыз. Бәйге турында тулы мәгълүмат белән www.trazvi.ru сайтында танышырга мөмкин.
Мәмәшир авылында мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче балалар өчен “Нәүрүз” бәйрәме оештырдылар.Бәйрәм тамашасына Нәүрүзбикә килде,балалар өчен кызыклы,мавыктыргыч уенннар оештырылды,соңыннан олысы-кечесе зур казанда пешерелгән ботка белән сыйланды.

30
март, 2015 ел
дүшәмбе
Ул көнне Яңа Сәрдек авылы халкы иртә уянды.Чөнки Җинүнең 70 еллыгына багышланган хоккей ярышы була. Сәгать тугызларда инде Малмыж, Күкшел, Купка авылы командалары җыелып беткән иде.
“Олимп” боз сараенда 2006 елда туганнар арасында Татарстан республикасы хоккей Федерациясе призына финал ярышлары үтте. Турнирда “Ак барс” (Казан), Арктика (Буа), “Чаллы” (Яр Чаллы), “Торнадо” (Чистай), “Нефтяник” (Әлмәт), “Нефтяник -2” (Әлмәт) “Ягуар” (Кукмара), Питрәч командалары катнашты. Ярышлар дүрт көн барды.
Казанның филармония концертлар залында ветераннар арасында оештырылган “Балкыш – Сияние” III Республика һәвәскәр башкаручылар фестиваленең Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган хәйрия концерты узды. Концертта районыбызның “Баламишкин” гармунчылар ансамбле һәм ветеран җырчы Марзыя Сәләхетдиновалар да чыгыш ясады. Алар Мәскәү Кремлендә узачак ветераннар концертына чакырылачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International