ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Ядегәр авылы мәдәният йортында башлангыч сыйныф укучылары көче белән әзерләнгән “Балачак – бәхет иле” исемле концерт программасы күрсәтелде. Укучылар үзләренең җырга-моңга, биюгә осталыкларын күрсәттелэр.
Терроризмга каршы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссияләренең, санитар-экологик икеайлыкны үткәрү буенча оператив штабның берләштерелгән утырышы үткәрелде. Анда янгын куркынычсызлыгы чаралары күрү, Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтү, бәйрәм көннәрендә хәвеф-хәтәрләрдән саклану, әйләнә-тирәбездә чисталык-тәртип булдыру, санитар куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм башка мәсьәләләр каралды, һәр тармак хезмәткәрләренә төп бурычлар билгеләнде.

13
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
Хөрмәтле райондашларыбыз!

Республикабызның Урман хуҗалыгы министрлыгы боерыгы 15 апрельдән янгын чыгу куркынычы сезоны башлануын хәбәр итә, шуңа күрә урманда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәвегезне сорыйбыз. Бу кагыйдәләрне бозучыларны административ җаваплылык көтә. Зыян 5 мең сумнан арткан очракта җинаять җаваплылыгы каралган.
Башкала кунакларының Кукмарага килү сәфәренең төп максаты: чыгарылыш укучылары, яшьләрне, яшь пенсионерларны дини белем алырга университетка чакыру. Университетның дин фәннәре кафедрасы җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Габдулла Әдһәмов әлеге белем йортындагы уку-укыту эшчәнлеге белән таныштырды, абитуриентларның БДИ баллары нигезендә кабул ителүләре, аларга тулай торак бирелү, чит илләргә стажерлык узу мөмкинлеге турында да сөйләде. Узган ел университетка Кукмара районыннан сигез кеше укырга кергән булган.

10
апрель, 2015 ел
җомга

9 апрель көнне “Зилант” спорт комплексында Кукмара һәм Мамадыш Башкарма комитетлары командалары арасында мини-футбол буенча иптәшләрчә очрашу булды.
Мәмәшир авыл китапханәсендә китапханәче Габдуллина З.М. “Кошларның экологик әһәмияте” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмәнең максаты: кошларга карата сак караш, шәфкатьлелек тәрбияләү. Китапханәче укучыларга туган як кошлары, аларның төрләре турында сөйләде.
Өлге авыл китапханәсендә китапханәче Салихова А.К. Халыкара кошлар көне уңаеннан 1-7 сыйныф укучылары белән “Язны сәламли кошлар!” дип аталган викторина уздырды.
Чаллы шәһәрендә балалар һәм яшүсмерләр өчен нәшер ителүче “Көмеш кыңгырау” газетасы журналистлары баш редакторлары Факил Сафин белән берлектә Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда кунакта булдылар.
8 апрель көнне Үзәк китапханәдә “Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 номерлы гимназиянең” 2 б сыйныф укучылары өчен Халыкара балалар китабы көне уңаеннан "Китап - юл күрсәтүче маяк ул" дип исемләнгән әдәби-уен узды.

9
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
9 апреля библиотекарь Кукморской центральной библиотеки Лилия Раисовна Саттарова в связи с 70-летием Победы, для учащихся старших классов Кукморской гимназии провела литературный час «Писатели-фронтовики: Наби Даули». Мероприятие сопровождалось компьютерной презентацией.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International