ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2015 ел
шимбә
21 марта в Туембашской сельской библиотеке совместно с художественным руководителем был организован позитивный праздник «Аулак өй», где были различные конкурсы и игры. Цель: популяризация татарских народных игр, сохранения национального фольклора и возрождения исконных народных традиций. Участвовало 60 человек.
Купка авылы китапханәсендә китапханәче Юзмухаметова Рахилә «Кич утырганда» дип исемләнгән кичә оештырды. Әлеге кичә 2 бүлектән торды. Беренче булектә кич утыру, төрле мәзәк хәлләр сөйләп, җырлар җырлап, кул эшләре башкару. Икенче булектә китапханәче яңа кайткан китаплар белән таныштырды.
19 март көнне Вахит авыл китапханәчесе Рахимуллина Ландыш башлангыч сыйныф укучылары белән “Һәр җәүһәрдә- халкым тарихы” дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрде. Әлеге дәрестә укучылар мәдәният йортында урнашкан музейда сәяхәттә булдылар, китапханәче укучыларга авыл халкының үткән тормышы турында сөйләде, экспонатлар белән таныштырды.
24 март көнне Купка авыл китапханәсендә китапханәче Юзмухаметова Рахилә Хафиз кызы балалар бакчасына йөрүче балаларны яңа кайткан китаплар белән таныштырды, китапны чиста, пөхтә тоту кагыйдәләре турында сөйләде. Укучылар уеннар уйнадылар, табышмакларга җаваплар бирделәр.
26 мартта Вахит авыл китапханәсендә “Нәүрүз” бәйрәме үтте. китапханәче Рахимуллина Ландыш башлангыч сыйныф укучыларына “Нәүрүз” бәйрәменең килеп чыгышы турында сөйләде. Балалар кунакка чакырылган “Нәүрүзбикә”нең кызыклы сорауларына, табышмакларына җаваплар бирделәр.

26
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Башкаланың “Корстон” мәдәни-күңел ачу комплексында “Хәйрияче – 2014” республика конкурсының җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды. Әлеге чарада Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы, республика хәйриячелек эшчәнлеге мәсьәләләре буенча советы рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты, җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары, дипломнар, “Ел хәйриячесе” дигән истәлек билгеләре тапшырылды.
Район җитәкчесе С. Димитриев сугыш ветеранннарының өйләрендә булып, аларга азык-төлек җыелмасы һәм бүләкләр тапшырды.

25
март, 2015 ел
чәршәмбе
Чишмәбаш авылы клубында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Оныттырма, вакыт, үткәннәрне!" исемле кичә-концерт уздырылды. Туган авылларын сагынып кайткан һәвәскәр башкаручыларның, башлангыч мәктәп, балалар бакчасы һәм мәдәният хезмәткәрләренең һәр чыгышын тамашачылар мул алкышларга күмде.


Нократ Аланы шәһәренең "ЭтноМир" мәдәни үзәгендә "Нәүрүз мөбәрәкбад!" дигән татар фольклор сәнгате фестивале уздырылды. Төбәкара фестивальдә Нижгар якларыннан, Мари иленнән, Киров өлкәсе авылларыннан үзешчән сәнгать осталары чыгыш ясады. Зур Сәрдек мәдәният йортының "Сердәш" фольклор төркеме бу фестивальдән икенче дәрәҗә лауреат исеме алып кайтты.
Балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатында районда 31 мартка кадәр “Бала – төп пассажир!” дигән акция бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International