ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2015 ел
дүшәмбе
Казан шәһәренең 81нче мәктәбендә Каюм Насыйри исемендәге XIII төбәкара яшьләр фәнни-тикшеренү укулары булды. Әлеге конференциядә Кукмара беренче гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Чулпан Касыймова (җитәкчесе - татар теле һәм әдәбият укытучысы Гөлназ Нәҗипова) Татартсан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының 2 дәрәҗәдәге дипломы белән бүләкләнде.
Кул көрәше буенча “Зилант”та үткән район беренчелегендә 12 мәктәптән барлыгы 70 укучы катнашты. Традицион турнирда Янилдәге аграр көллияттән Әсхәт Җиһаншин, Кукмара 4 урта мәктәбеннән Гүзәл Галиевалар абсолют җиңүчеләр булдылар.
Кукмара мәдрәсәсе бинасында район күләмендәге Коръән укучылар бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә барлык теләүчеләр – балалар да, олылар да катнашты. Катнашучылар яше буенча берничә төркемгә бүленде.
Зур Сәрдек мәдәният йортында, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап һәм "Язгы шәфкатьлелек атнасы" акциясе кысаларында, Кукмара сәнгать мәктәбе һәм "Чәчкә" халык бию ансамбле шәкертләренең берләштерелгән "Язгы елмаю" исемле концерты булды.
Югары Арбаш клубында кыш озату бәйрәме "Нәүрүз" булып узды. Бәйрәм спорт уеннары, җыр-биюләр белән аралашып барды.
Авыл районнары арасында үткән 48 нче традицион Казан чаңгы марафонында (50чакрым) Кукмара районы командасы (Илфар Сәләхов, Раиф Хәсәнов, Рифнур Садретдинов) икенче урынны алды.
Буа шәһәрендә 2001-2002 елгы кызлар һәм малайлар арасында самбо буенча республика беренчелеге үтте. “Зилант” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Рәзил Зыятдинов (65 килограмм) бронзага ия булды.
Яр Чаллы шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр арасында 8нче ресбуликакүләм "Без булдырабыз!" җыр һәм сәнгать конкурсы узды.
30 март көнне Ош-Юмья авылы мәктәбенең беренче сыйныф укучылары Үзәк китапханәдә экскурсиядә булдылар. Китапханәче Гайнутдинова Н.Ш. аларны китапханә һәм анда кайткан яңа китаплар белән таныштырды. Журналларга күзәтү ясады, мультфильм күрсәтте.

28
март, 2015 ел
шимбә
Район җитәкчесе С. Димитриев сугыш ветеранннарының өйләрендә булып, аларга азык-төлек җыелмасы һәм бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International