ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2015 ел
җомга


30 гыйнварда 9.00 сәгатьтә Кукмара район Советының кырык беренче сессиясе булды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1.Җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү буенча вәкаләтләрне өлешчә авыл җирлекләренә тапшыру турында.

29
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
25 январь көнне “Зилант” спорт комплексында Хакимов Рашит истәлегенә йөзү буенча традицион IV турнир үтте. Әлеге ярышларда Кукмара һәм Саба районы командалары катнашты. Тренерлар Хусаинов Эдуард Адхамович, Закиров Альберт Данилевич, Галимзянова Рамиля Миннахметовна җитәкчелендәге Кукмара командасы 54 медальнең 44 яулады.
24 январь көнне “Зилант” яшүсмерләр һәм балалар спорт клубында 1997 елгы һәм аннан яшьрәкләр арасында өстәл теннисы буенча Кумара районы беренчелеге үтте. Ярышларда барлыгы 30 бала катнашты. 1 урын – Маннапова Заһидә, 2 урын – Тимерова Амина (Зур Сәрдек), 3 урын – Шафигуллина Алина (Кукмара күппрофильле лицее). Малайлар арасында 1 урын – Каюмов Булат (Арбаш), 2 урын – Гадиатуллин Булат (Гимназия №1), 3 урын – Муртазин Рузаль (Арбаш).
21-24 январь көннәрендә “Зилант” яшүсмерләр һәм балалар спорт клубының бокс бүлеге укучылары 1999-2000 елгы яшүсмерләр арасында үткән ТР Беренчелендә катнаштылар. Давлетшин Инсвф 63 кг категориядә 3 урын яулады.


Түбән Өскебашта яшәүче Габдрәүф абый Фәтхуллин – авылларны электрлаштыруның башында торган, чыра һәм керосин лампасының сүрән яктысына күнеккән халык өчен электр уты кабызган кешеләрнең берсе. Тик, атасыз үсүе үзәгенә үткәнме, сүзен хезмәте турында түгел, әтисе Сөнгатулланы искә алудан башлады ул.
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре Рөстәм Бариев һәм Салават Баймиевлар узган елның дүртенче кварталы нәтиҗәләре буенча республикада икенче категория ЮХИДИ подразделениеләре арасында “Иң яхшы ЮХИДИ экипажы” дип табылдылар. Аларга күчмә вымпел һәм акчалата бүләкне Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенең ветераннар Советы рәисе Иван Гафуров тапшырды.
Кукмарабызда сөенечле вакыйга булды. Элеккеге МТС базасында шәхси эшмәкәр Рамазан Юнысовның заман таләпләренә туры килә торган икмәк пешерү цехы ачылды. Анда яңа төр икмәк-булка продукцияләре җитештереләчәк.
Район хәрби комиссариатында 1998 елгы егетләрне беренчел хәрби исәпкә алу башланды. Медицина комиссиясе барлыгы 350гә якын егетнең армия хезмәтенә яраклымы-юкмы икәнлеген тикшерәчәк.
Иске үрнәктәге махсус федераль маркалы алкоголь продукциясен сату Россия Федерациясе хөкүмәтенең 11.07.2012 елгы 704 санлы карары нигезендә 2015 елның 1 гыйнварына кадәр генә рөхсәт ителде. Моннан тыш, иске үрнәктәге акцизлы маркалы алкоголь продукциясен Россия Федерациясе хөкүмәтенең 27.07.2012 елгы 775 санлы карары нигезендә 2015 елның 1 сентябренә кадәр сату рөхсәт ителәчәк.


Авыл җирлекләрендә район башкарма комитетының 2014 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча хисап җыелышлары бара. Район җитәкчесе Сергей Димитриев Туембаш авыл җирлегендә иң элек социаль–көнкүреш объектларында, “Тойма” ширкәтендә, мәдрәсә-мәчетләрдә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда булды, соңыннан мәктәптә авыл халкы белән очрашу үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International