ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2015 ел
шимбә
29 январь көнне Кукмара үзәк китапханәсендә «Современница» хатын-кызлар клубының чираттагы утырышы булды. Очрашуның темасы «Литература без границ» дип аталды. Клубның җитәкчесе Пахомова Валентина Геннадьевна, әдәбият елына багышланган «Писатели юбиляры» дип аталган презентация тәкъдим итте.

30
гыйнвар, 2015 ел
җомга
24-26 январь көннәрендә Чебоксар шәһәрендә Киокусинкай каратэ буенча Чуваш республикасы Беренчелеге һәм ачык Чемпонат үтте. Әлеге ярышларда барлыгы 96 спортчы катнашты. Татарстан һәм Кукмара районы данын Зур Кукмара “Ялкын” яшүсмерләр клубында тәрбияләнүче балалар яклады.
“Россельхознадзор” берләшмәсе тарафыннан үткән елда районыбызның терлекчелек өлкәсендә 25 тикшерү үткәрелде. Тикшерү нәтиҗәсендә ветеринария кануннарын бозуның, тиешле таләпләр үтәлмәүнең 11 очрагы теркәлде, җаваплы затларга 34 мең сум штраф салынды.


Якташыбыз, Тырыш авылында туып, саф урман һавасы сулап үскән, 20 елдан артык гомерен урманчылыкка багышлаган, Биектау районы территориясенә урнашкан “Шәһәр яны урман хуҗалыгы” директоры Фарил Галиәхмәтов белән элемтәгә чыгып, табигать-Анабызга хезмәт итүнең серләре белән уртаклаштык.
“Студентлар десанты” Бөтенроссия акциясе кысаларында Кукмара аграр көллияте студентлары район эчке эшләр бүлегенә экскурсиягә килде. Студентлар бүлекнең дежур частендә, музейда, полиция хезмәткәрләренең эш кабинетларында булдылар. Халык дружиналарына керү, аның максатлары һәм бурычлары турындагы әңгәмә, эчке эшләр бүлегендә хезмәт итүнең үзенчәлекләре хакындагы сөйләшүләр дә егет-кызларда кызыксыну уятты.
Республикабызда киләсе атнада һава торышының җылынуы көтелә, бу көньяк циклонның үтеп керүе белән бәйле. 1 февральдә кичен, төнлә һәм 2,3 февральдә көндезләрен һава торышы үзгәрәчәк: юеш кар, хәтта бозлы яңгырлар явачак. Шулай ук бу өч көндә көчле җил-бураннарның дулаячак, дип хәбәр итә синоптиклар. Юлларда бозлавык, кар өемнәре хакимлек итәчәк.
-Сергей Димитриевич, сез Кукмарага читтән килгән кеше түгел, район тормышы белән яхшы таныш. Әмма җитәкчелек дилбегәсен кулыгызга алып, район белән бер кат танышып чыккач, нәрсә сездә уңай тәэсирләр калдырды һәм, киресенчә, нәрсә борчу уятты?
Татпотребсоюз берләшмәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов катнашында җыелыш үткәрелде. Ул районнарда кулланучылар җәмгыяте системасын торгызу, хәзерләүләр эшен җайга салу мәсьәләләренә тукталды.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы республикабыз Президенты кушуы буенча икенче ел рәттән районнар(шәһәр округлары, авыл җирлекләре) арасында “Иң матур бизәлгән Үзәк Яңа ел чыршысы” дигән конкурс үткәрә. Быел бу конкурста 44 район, 26 авыл җирлеге, 5 зона төркеме катнашты.
Нырья авыл җирлегендә район башкарма комитетының 2014 елгы эш нәтиҗәләренә кагылышлы хисап җыелышы үтте. Сергей Димитриев җирлеккә караган 9 авылда булып, социаль-көнкүреш мәсьәләләренең хәл ителеше белән танышты. Шул ук көнне “Рассвет” агрофирмасының да узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Биредә 252 миллион сумлык продукция җитештерелеп, 200 миллион сумнан артык акчалата керем алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International