ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Һәр кешегә матурлыкка омтылу хас. Мин дә әбиләремнең чигелгән сөлгеләрен, мендәр өслекләрен әле бүгенгедәй хәтерлим. Өйгә үзгә бер ямь биреп торалар иде аларның кул эшләнмәләре.
“Олимп” боз сараенда мәгариф хезмәткәрләренең шорт-трек буенча кышкы спартакиадасы узды. Ярышларда 20 укытучы катнашты. Ир-егетләр арасында беренче урынны А.Нигъмәтҗанов (Туембаш), икенче урынны – Ф.Нәбиев (Сәрдекбаш), өченче урынны Илсур Кәшәпов (Лубян) алды. Хатын-кызлардан беренчелеккә Л.Нәбиева (Сәрдекбаш) чыкты. Икенче-өченче урыннарны исә Э.Минимуллина (3нче мәктәп) һәм Л.Пахомова (Урта Комар) бүлеште. Җиңүчеләрне котлыйбыз, республика ярышларында да уңышлар телибез.
Шул уңайдан Кукмарада үзәк паркны төзекләндерү күздә тотыла. Анда көздән кирәксез агачлар киселеп, парк территориясе җыештырылып, балалар өчен уен мәйданчыгы корылган иде. Язын аны койма белән әйләндереп, яктырткычлар кую, эскәмияләр һәм атынгычлар урнаштыру планлаштырыла.
Район мәгариф идарәсе һәм профсоюз оешмасы мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасын уздырды. Анда мәгариф хезмәткәрләре спортның сигез төре буенча көч сынашты.
Лубян авыл җирлегендә 2014 елгы эш йомгакларына багышланган хисап җыелышы узды. Иң элек район җитәкчесе Сергей Димитриев әлеге җирлеккә керүче Сәрдәүч авылында булды, кәрҗин үрүчеләр белән аралашты, Лубянда “Авария хәлендәге торак” программасы буенча төзелгән йортны карады, агач эшкәртү цехы, дәваханәдәге ремонт эшләре белән танышты, урта мәктәптә укучылар һәм укытучылар коллективы, урман-техник көллиятендә студентлар белән очрашты.
Район, шәһәр округлары, авыл җирлекләре һәм оешма-предприятие, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләрен, җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә үз өлешләрен кертүчеләрне ачыклау һәм бүләкләү максатында ел саен Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан “Закон территориясе” дигән республикакүләм конкурс уздырыла. Беренче этап районда 1 мартка кадәр үтәчәк. Конкурсның икенче – йомгаклау этабына нәтиҗә Казанда ясалачак.
Узган атнада Казанда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең 2014 ел эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган коллегия утырышы узды. Анда Татарстан буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин, республиканың баш автоинспекторы Рифкать Миңнеханов һәм башкалар катнашты.
Почтальон – авыл җирендә дәрәҗәле, шул вакытта күп көч һәм вакыт сорый торган һөнәр иясе. Юлларның такырын да, баткак-сазлыгын да таптарга туры килә хат ташучыга. Кышның күз ачкысыз буранлы көннәрендә зур сумка күтәреп, 8-10 чакрымны тездән кар ерып кайту бер дә җиңел түгелдер. Почта бүлекчәсе күрше авылда урнашкан булса, бигрәк тә авырга туры килә. Ярый ла хәзер инде авыл араларына асфальт җәелгән, машиналар йөреп тора.
Республикада авыл җирлекләре арасында барган конкурста бер миллион сумлык грант оту нәтиҗәсендә күптән түгел Зур Кукмара авыл җирлегенә яңа МТЗ–82 тракторы кайткан. Шушы суммага трактор арбасы һәм көрәк тә алынган.

28
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
Авыл җирлекләрендә район Башкарма комитетының 2014 елгы эш нәтиҗәләре буенча хисап җыелышлары бара. Бүген Оштырма Юмья авыл җирлегендә халык белән очрашу үткәрелде. Анда район җитәкчесе Сергей Димитриев, авыл җирлеге башлыгы Анатолий Рамазанов, "Әсәнбаш" агрофирмасы "Заря" бүлекчәсенең башкаручы директоры Раил Галимуллин, мәктәп директоры Виталий Семенов, полициянең участок уполномоченные Виталий Кусаев һәм башкалар чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International