ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
Анда Купка, Чишмәбаш, Зур Сәрдек, Сәрдекбаш, Олыяз, Адай, Аш.Буҗи, Мәмәшир авыллары командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча беренчелеккә Зур Сәрдек командасы чыкты. Икенче-өченче урыннарны исә Купка һәм Мәмәшир командалары бүлеште.
Арча шәһәренең боз сараенда ветераннар арасында Фәнил Гарәфиев истәлегенә хоккей ярышлары узды. Турнирда кукмаралылар өченче урынны алдылар.
25 январь көнне Зур Сәрдек хоккей мәйданында, Корбангалиевлар призына, яшүсмерләр арасында ярыш оештырылды. Уеннарда алты команда катнашты. Иртәдән кичкә кадәр барган ярышта беренче урынны Чишмәбаш егетләре, икенчене - сәрдекбашлылар, өченче урынны Зур Сәрдек егетләре бүлеште. Еш уздырыла торган бу бәйгеләр яшьләребез арасында дуслыкны ныгыта, бердәмлекне арттыра, аларда ихтыяр көче тәрбияли. Спортчыларыбызга алга таба да уңышлар телибез!
25-26 январь көнне “Олимп” Боз сараенда А.В. Тарасов исемендәге “Алтын алка” хоккей клубы Бөтенроссия ярышларының 2015 сезонының төбәкара уеннары уздырылды. Анда 2002/2003 елгы малайлар катнашты. Кукмара, Саба, Балтач, Арча, Теләче командалары арасында барган уенда 1 урынга Саба, 2 урынга Кукмара, 3 урынга Балтач командалары чыкты. Уеннарның арбиторы Татарстан Республикасы Хоккей Федерациясе судьясы А.Н. Дудкин булды.

26
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
Авыл җирлекләрендә район Башкарма комитетының 2014 елгы эш нәтиҗәләре буенча хисап җыелышлары бара. Бүген Лельвиж авыл җирлегендә халык белән очрашу үткәрелде. Анда район җитәкчесе Сергей Димитриев, авыл җирлеге башлыгы Рәис Хөсәенов, Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов, мәктәп директоры Евгений Капитонов, полициянең участок уполномоченные Расим Шакиров, районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Марсель Төхбәтуллиннар чыгыш ясады.
Узган атнада Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең 2014 ел эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган коллегия утырышы узды. Анда район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт иснпекциясе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов катнашты. Коллегиядә республиканың баш автоинспекторы Рифкать Миңнеханов узган елгы эшкә нәтиҗә ясады, балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренә аерым тукталды, бурычлар билгеләде.
Купка авылы бозында булып узган хоккей ярышында Зур Сәрдеклеләр беренче урынны алган иделәр, бүген Зур Сәрдек хоккей мәйданында, Корбангалиевлар призына, яшүсмерләр арасында ярыш оештырылды. Уеннарда алты команда катнашты. Иртәдән кичкә кадәр барган ярышта беренче урынны Чишмәбаш егетләре, икенчене - сәрдекбашлылар, өченче урынны Зур Сәрдек егетләре бүлеште.
“Олимп”та Анатолий Тарасов исемендәге “Алтын алка” яшь хоккейчыларының Бөтенроссия зона ярышлары узды. Ярышта Кукмара, Әтнә, Балтач, Теләче командалары чыгыш ясады. Беренче урынга - Кукмараның “Орион”, икенче урынга - Балтач, өченче урынга Арча районы командасы чыкты. “Орион” командасы ярышның Мамадышта узачак финал өлешендә катнашачак.
Авыл җирлекләрендә район Башкарма комитетының 2014 елгы эш нәтиҗәләре буенча хисап җыелышлары бара. Бүген Лельвиж авыл җирлегендә халык белән очрашу үткәрелде. Анда район җитәкчесе Сергей Димитриев, авыл җирлеге башлыгы Рәис Хөсәенов, Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов, мәктәп директоры Евгений Капитонов, полициянең участок уполномоченные Расим Шакиров, районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Марсель Төхбәтуллиннар чыгыш ясады.
Районыбызның Лельвиж авылында бүген сөенечле вакыйга булды – анда чиркәү ачылды. Тантанада район җитәкчесе Сергей Димитриев, хуҗалык һәм җирлек җитәкчеләре, дин әһелләре, авыл халкы, кайткан кунаклар, якташлар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International