ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
Ел башланды гына, ә республикада инде 3 гыйнвардан 10 гыйнварга кадәр вакыт аралыгында 15 кеше (7се – балалар) сөрем газы белән агуланырга өлгергән.
Сөрем газы, гадәттә, төзек булмаган газ, утын яга торган мичләрдән, газ приборларыннан, бассейннардагы су җылыткычлардан, двигательләрдән чыга. Мичтәге ярыклар, тыгылган төтен юлы, кар белән капланган яки җилдән саклагычы булмаган мич торбалары сөрем газының өй эченә таралуына китерә. Көчле җил яну продуктларын кабаттан төтен юлына куып кертә.

24
гыйнвар, 2015 ел
шимбә
23 январь көнне китапханәче Лилия Гарипова №1 Гимназиянең 8 сыйныф укучылары өчен “Она звалась Татьяна” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрде. Шулай ук, “Известные Татьяны» дигән китап күргәзмәсе оештырылган иде. Ахырдан 3D форматында фильм күрсәтелде.
Сәрдекбаш урта мәктәбендә мәгариф хезмәткәрләренең гыйнвар конференциясе узды. Анда мәктәп директорларының укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, технология укытучылары катнашты. Сүз белем бирү учреждениеләрендә укучыларга һөнәри юнәлеш бирү, профильле укыту мәсьәләләре турында барды.
Район җитәкчесе Сергей Димитриев Вахит авылында яшәүче Имаметдин абый Шәйхетдиновны 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләп, аңа Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырды.

23
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Башкала кунагы Пчеловод авылындагы сэндвич-панель җитештерүче зоводта, Вахит авылының яңа мега-фермасында, Олыяз урта мәктәбендә, тегү фабрикасында һәм социаль ипотека программасы буенча төзелгән 40 фатирлы яңа йортта булды. Бу хакта тулырак “Хезмәт даны” газетасыннан укый алачаксыз.
Авыл җирлекләрендә район Башкарма комитетының 2014 елгы эш нәтиҗәләре буенча хисап җыелышлары бара. Бүген Югары Чура авыл җирлегендә халык белән очрашу үткәрелде. Анда район җитәкчесе Сергей Димитриев, авыл җирлеге башлыгы Андрей Афанасьев, Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев һәм башкалар чыгыш ясады.

22
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары “Талантлар канатында” балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр иҗаты халыкара конкурсында катнаштылар. Мәктәпнең саксофон классы укучысы Илһам Хөсәенов “Инструменталь иҗат” номинациясендә - икенче, ә брасс-квинтетта беренче дәрәҗә дипломант иясе булды җитәкчесе М.Хәсәнов, музыка җитәкчесе З.Юзмеева).
30 гыйнварда “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә 10 яшьтән 18 яшькә кадәрге мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр арасында “Дартс” буенча райн ярышлары узачак. Ярыш 9.00 сәгатьтә башлана. Җиңүчеләрне бүләкләр, Мактау грамоталары көтә.

21
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
Әлеге чарада үзәк директоры Нурсөя Мөбарәкова, Кукмара рйаоны буенча Россия пенсионерлары союзының җирле бүлекчәсе рәисе Әлфинур Сабитова, “Россельхозбанк”ның әйдәп баручы икътисадчысы Марат Закирҗанов, район инвалидлар оешмасы рәисе Равил Нигъмәтҗановлар катнашты.
Бүген Уразай авылында яшәүче Фәйзуллина Асия Хәйрулла кызына 90 яшь тулды. Аны юбилее белән котларга район җитәкчесе Сергей Димитриев килде. Ул тыл ветеранына Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук авыл җирлеге башлыгы Илгиз Нәбиев, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиевалар да юбилярга үзләренең котлау сүзләрен ирештерделәр. Юбилярны тәбрикләргә балалары, кияү-киленнәре, оныклары, оныкчыклары, туганнары да җыйналган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International