ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Березняк мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын каршылау уңаеннан район фестивале булды. Әлеге чара авыл җирлеге үзешчәннәре башкаруында сугыш турындагы җырлар, биюләр, сәхнәләштерелгән тамаша белән үрелеп барды. 1941 елда фронтка китеп, икенче улы Шафигулланың тууын да күрми калган, 1943 елда хәбәрсез югалуы, ә 2013 елда эзтабарлар тарафыннан сөякләре табылуы турында хәбәр килгән Березняк ир-егете Габдулла Гафаров, аны гомере буе көтеп яшәгән хатыны Факия апа язмышларының сәхнәдә чагылышы тамашачыларның күңелендә зур тәэсирләр калдырды.
Үрәсбаш авылы китапханәсендә Мәдәният елына багышланган әдәби-музыкаль кичә булды. Кичәгә чакырылган үзәк китапханә хезмәткәрләре, районыбыз авыллары китапханәчеләре, авыл кешеләре, укучы балалар алдында “Ил эчендә ил ул” дигән исем астында театр тарихына багышланган презентация тәкъдим ителде. Аннары Туфан Миңнуллинның “Шәҗәрә” пьесасы буенча сәхнәләштерелгән өзек күрсәтелде. Авыл үзешчәннәренең җыр-биюләре кичәгә аерым бер ямь өстәде.
Кичә Казан шәһәренең “Татнефть-Арена” стадионында Президент Чыршы бәйрәме үткәрелде. Анда районыбыздан 36 бала катнашты. Алар арасында күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, ятимнәр, уку отличниклары, фестиваль һәм спорт ярышлары призерлары бар иде.
Мәктәп... Бу сүзне ишетүгә, һәркемнең күз алдына балачагы, сабакташлары, зур тормышка озатып калган остазлары килә, күңелендә мәктәп еллары белән бәйле иң матур истәлекләр яңара. Бу көннәрдә үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтүче Зур Сәрдек мәктәбенең (хәзер гимназия) элекке укучылары да шушы хисләрне кичерәдер.
19 декабрьдә Янил авыл мәдәният йортында китапханәдә эшләп килүче “Тылсым “ театр түгәрәге Х.Ибраһимның “Канатлы бозау” әкиятен күрсәтте. Әкияттә 10 бала катнашты. Әкиятне карарга 40 тамашачы җыелды.

20
декабрь, 2014 ел
шимбә
Байлангар авылында яшәүче Хөснетдинова Әминә Бәдретдин кызына 90 яшь тулды. Юбилярны район җитәкчесе Сергей Димитриев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, Байлангар авыл җирлеге башлыгы Илфат Минегалиев тәбрикләде. Туган көн иясенә Россия Президентының котлау открыткасы, район җитәкчесенең Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырылды.

19
декабрь, 2014 ел
җомга
17 декабрь көнне Р.И. Зарипов исемендәге Байлангар мәктәбендә Кукмара сәнгать мәктәбе укучыларының концерты булды. Концертта бертуган Аминева Дилә һәм Эльвира, Гараев Булат, Аминева Гөлназ, Ишмуратов Александр, Хусаинов Илһам катнашты. Әлеге концертта катнашкан балалар барсы да күпсанлы конкурс җиңүчеләре. Тамашачыларга классик, халык һәм эстрада әсәрләре тәкъдим ителде.
Кукмара муниципаль район Советының 40нчы сессиясе булып узды. Анда 2015 елга һәм 2016–17 елларның планлаштырылган чорына район бюджеты проекты, район советының 2013 елның 12 декабрендә кабул ителгән карарына үзгәрешләр, җирле үзидарә органнарының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләве, район Советының 2015 елга планы һәм башка мәсьәләләр каралды.
14 декабрь көнне Кукмара поселогында Киокусинкай каратэ буенча яшь спортсменнар өчен турнир үтте. Әлеге турнирда “Ялкын” яшүсмерләр клубында тәрбияләнүче 22 спротсмен катнашты. 8-11 яшьлекләр арасында 1 урын – Мустафин Идрис, Гиниятуллин Ильшат, Хабибуллин Фаниль, Мустафин Салих, Димиев Азат, 2 урын – Очаев Алик, Закиров Илназ, Халаутдинов Муса, Шарипов Габдулгазиз, Галәветдинов Илназ, Нигматзянов раил, Зиятдинов Фаннур, Нурахметов Илнур, 3 урын – Минемуллин Анвар алды. 12-13 яшьлекләр арасында 1 урын – Жуков Евгений, 2 урын – Хафизов Фандас, 3 урын – Байметов Роман. 10 яшьлек кызлар арасында 1 урын – Багаутдинова Зухра, 2 урын – Гайнетдинова Ләйсән алды.
“Шәфкать” сәламәтләндерү үзәгендә инвалид балалар өчен анта саен һөнәри юнәлеш бирү максатыннан поселок предприятиеләренә экскурсия оештырыла. Бу атнада балалар киез итек комбинатына юл алдылар. Башта балаларны комбинатның тарихы белән таныштырдылар. Аннан соң балалар предприятиенең цехларында булып итек ясалу процессын күзәттеләр. Балалар авыр хезмәттә көн саен көч куйган эшчәләргә соклануларын белдерделәр. Әлеге комбинатта итекләр генә түгел, ә тапочкилар, пинеткилар, жилетлар, чунилар һ. б. әйберләр җитештерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International