Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
18
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Кукмараның суд хезмәткәрләре “Фемида – иҗади дуслыкта” фестиваленең финалында катнашты
Казанның “Ак Барс” Яшьләр үзәгендә “Фемида – иҗади дуслыкта” иҗади сәнгать фестиваленең финал өлеше узды. Әлеге чарада бәйгенең зона турында җиңү яулаган районыбызның суд хезмәткәрләре дә катнашты. Кукмара буенча икенче номерлы суд участогының җәмәгать судьясы Заһид Сафин үзе иҗат иткән “Меңнән бер эш” дигән шигыре белән чыгыш ясады һәм “Үзенчәлекле жанр” номинациясендә өченче урынны алды.
Анна Матвееваны район җитәкчесе котлады
Көшкетбаш авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Кукмара бистәсендә яшәүче Анна Матвеевага 90 яшь тулды. Юбилярны район җитәкчесе Сергей Димитриев, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, территориаль иҗтимагый үзидарә советы рәисе Зөмәрә Җиһаншина котлады. Туган көн иясенә Россия Президентының котлау открыткасы, район җитәкчесенең Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырылды.
17
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Кукмара егетләре дзюдо буенча Киров өлкәсе беренчелегендә катнаштылар
12-13 декабрьдә Слободской шәһәрендә тренер М.М. Зайцев истәлегенә дзюдо буенча Киров өлкәсе Беренчелеге үтте. “Зилант” спорт мәктәбенең самбо бүлеге укучылары уңышлы чыгыш ясадылар. Хузин Илназ 2 урын, Платонов Антон һәм Минесламов Алмаз 3 урынга лаек булдылар. Яшь спортсменнарга тазалык, уңышлар телибез.
16
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Кукмарада 400нче бала теркәлде
16 декабрь көнне Башкарма комитетның ЗАГС бүлегендә Кукмара районында 2014 елда туган 400 бала теркәлде. Ул Гумеров Мөслим Танзилевич. Мөслим – гаиләдә икенче бала, Танзил Гаптелвахитович һәм Эльвира Гиниятулловна Гумаровларның көтелгән уллары. Мөслим исеме “Ислам кабул иткән” дигәнне аңлата. Әлеге балага һәм аның әти-әнисенә сәламәтлек, бәхет телик!
15
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
"Җиңү салюты" фестивале дәвам итә
13 декабрь көнне Зур Сәрдек мәдәният йортында Бөек Жиңүнең 70нче еллыгына багышланган «Җитмешенче Җиңү язы килә!» дигән кичә булды. Ул “Җиңү салюты” дип аталган район фестивале кысаларында узды.
12 декабрь көнне Сәрдекбаш авылы мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган кичә үтте.
12 декабрь көнне Сәрдекбаш авылы мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган кичә үтте. Ул “Җиңү Салюты” дип аталган фестиваль кысаларында оештырылды. Сәрдекбаш авыл җирлегендә 3 сугыш ветераны һәм бер ветеранның тол хатыны яши. Кичәгә алар да чакырылган иде. Сәхнәдә үзэшчән сәнгать артистлары чыгыш ясады.
Югары Шөн фермасында семинар-киңәшмә булды
“Тукай” агрофирмасының “Гигант” бүлекчәсе базасында район семинар-киңәшмәсе булып үтте. Күмәк хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр, авыл җирлеге башлыклары Югары Шөн фермасында терлекләрне кышлату чоры барышы белән таныштылар. Сүз үрчем алу, яшь малларны үстерү технологиясе турында барды.
Хоккей сезоны ачык
14 декабрь көнне “Олимп” боз сараенда Бөтенрусия хоккей яратучылар фестиваленең сайлап алу ярышлары үтте. Дивизион “Любитель 18+” дип аталган 2014-2015 елгы сезонда Кукмар – Баулы командалары катнашты. Исәп: 4:1.
Хокей буенча Кукмара районы Беренчелеге үткәрелде
12-14 декабрь көннәрендә “Олимп” Боз сараенда 2006 елгы малайлар арасында Геройлар көненә багышланган, Кукмара районы Беренчелеге узды. Ярышларда “Спартак” (Чебаксар), “Октан” (Пермь), “Союз” (Киров), “Ягуар” (Кукмара), “Питрәчлеләр” (Питирәч), “Нефтьче-2” (Әлмәт) хоккей командалары көч сынашты. Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынга “Ягуар”, 2 урынга “Спартак”, 3 урынга “Питрәчлеләр” командасы лаек булды.
Район Мәдәният йортында "Балкып яшә" дигән фестиваль үтте
Наркоманияне кисәтү айлыгы һәм СПИД белән Халыкара көрәш көне уңаеннан район Мәдәният йортында укучы яшьләрнең “Балкып яшә” дигән иҗат фестиваль үткәрелде. Фестивальдә Кукмара беренче гимназиясе, күппрофильле лицей, 3нче, 4нче урта мәктәпләреннән командалар катнашты. Һәр коллектив ярты сәгатьлек программа белән чыгыш ясады.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз