ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2014 ел
шимбә
Терроризмга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде. Көн тәртибендә Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренә әзерлек һәм аларны үткәрү чорында җәмәгать куркынычсызлыгын көчәйтәү, террористлык актларын кисәтү, район территориясендә террористлык күренешләренә каршы көрәш юнәлешендә район комиссиясенең эшчәнлеге йомгаклары, районда потенциаль куркыныч, тормыш өчен беренче 16 кирәкле объектларның исемлеген раслау, 2015 елга план һәм башка мәсьәләләр каралды.

12
декабрь, 2014 ел
җомга
17 декабрь көнне Починок Кучук урта гомуми белем бирү мәктәбендә Кукмара сәнгать мәктәбе укучыларының концерты булды. Концертта бертуган Аминева Дилә һәм Эльвира, Ишмуратов Александр, Ишмуратова Татьяна Исламова Зинаида катнашты. Әлеге концертта катнашкан балалар барсы да күпсанлы конкурс җиңүчеләре. Тамашачыларга классик, халык һәм эстрада әсәрләре тәкъдим ителде.
Инвалидлар Декадасы кысаларында, Ятмас Дусай авылы кипатханәчесе Галиуллина Венера һәм инвалидлар Советы рәисе Билалова Рашидә авылда яшәүче Агламшина Кадрия, Тазмиева Фирая, Хафизова Зөлфияләрнең өйләрендә булып, хәлләрен белделәр.
10 декабрь көнне Кукмара үзәк китпханәчесе Лилия Гарипова №3 урта гомуми белем бирү мәктәбе 8 сыйныф укучылары өчен “Нет коррупции!” дип аталган информацион дәрес үткәрде. Әлеге чара презентация белән алып барылды.
11 декабрь көнне Югары Өскебаш авылында яшәүче Мияссарова Мәүҗидә апага 90 яшь тулды. Юбилярны котларга Түбән Өскебаш авыл җирлеге башлыгы Н. Мухаметзянов, секретарь Р. Аскаров, авылның ветераннар Советы рәисе Г. Габитова килделәр. Аңа Россия Президентының котлау хатын, кыйммәтле бүләк тапшырдылар.


11
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 09.12.2014 елгы 965 санлы карары нигезендә агымдагы елның 15 декабреннән киләсе 2015 елның 10 гыйнварына кадәр республикабыз территориясендә янгынга каршы режим игълан ителде.
10 декабрь көнне Кукмара балалар китапханәсендә “Тамчыкай” клубы членнары өчен Гөлфия Хафизова “Табигать табышмаклары” дип аталган экологик дәрес үткәрде. Балалар галим-биолог Игорь Акимушкинның тормыш юлы, эшчәнлеге белән таныштылар. Конкурслар, табышмаклар, уеннар белән үрелеп барган дәрес бик файдалы һәм мавыктыргыч булды.
10 декабрь көнне балалар китапханәсенең уку залында Халыкара инвалидлар көненә багышланган “Әкияткә ишек ачабыз” дип аталган әдәби кичә үтте. Әлеге чарага “Шәфкать” сәламәтдәндерү үзәгеннән балалар килде. Китапханәче Гайнетдинова Нурия белән бергә балалар әкият дөньясына сәяхәт кылдылар. Тылсымлы әкият геройлары белән таныштылар, сорауларга җавап бирделәр.
10 декабрь көнне, инвалидлар Декадасы уңаеннан, Починок Сутер авылы мәдәният хезмәткәрләре Валиева Рәхимә һәм Иванова Людмила 1 группа инвалид Николаева Раиса Владимировнаның өендә булып, хәлен белделәр.
9 декабрь көнне Починок Сутер авылы клубында Алмаз Хасановның концерты булды. Тамашачылар яшь артистның чыгышын бик җылы кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International