Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
10
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Починок Сутер авылы клубында Удмурт дәүләт җыр һәм бию театры “АЙКАЙ” чыгыш ясады
5 декабрь көнне Починок Сутер авылы клубында Удмурт дәүләт җыр һәм бию театры “АЙКАЙ” чыгыш ясады.
Югары Арбаш авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе 80 еллык юбилеен үткәрде
6 декабрь көнне Югары Арбаш авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе 80 еллык юбилеен билгеләп узды. Юбилейга кадерле кунаклар, мәктәбебездә укыткан барлык укытучылар, хезмәткәрләр һәм әлеге мәктәпне тәмамлаган барлык чыгарылыш укучылары чакырылган иде. Кунаклар хөрмәтенә зур концерт һәм бәйрәм табыны әзерләнде.
9
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Ялган аракы сатучылар турында хәбәр ит
Ялган аракы яки спиртлы эчемлекләрне сату очраклары турында хәбәр итү өчен “Кайнар телефон” номерлары 2-69-70, 2–60-57.
Хезмәт хаклары белән бәйле сораулар өчен “Кайнар телефон” эшли
Хезмәт хакларын вакытында түләмәү яки конвертлата бирү очраклары турында хәбәр итү өчен “Кайнар телефон” номерлары: 2-69-70, 2–60–57.
Кукмаралылар киокусинкай каратэ буенча чемпионатта катнашты
Базарлы Матак бистәсендә киокусинкай каратэ буенча сигез яшьлек һәм аннан зурраклар арасында беренчелек һәм чемпионат үтте. Ярышларда республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 160 спортчы катнашты. Әлеге бәйгедә райондашларыбыз Рәмзил Әгъләмҗанов, Ирек Галимов – беренче, Фәрхәт Гәрәев, Ислам Хәкимҗанов – икенче, Камил Закиров өченче призлы урыннарны алдылар.
Кукмара самбочылары Татарстан чемпионатында катнашты
“Зилант” спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр самбо көрәше һәм сугышчан самбо буенча Казанда үткәрелгән Татарстан чемпионатында катнаштылар.
Сугышчан самбо буенча Альберт Шәңгәрәев – беренче, Олег Тихонов – икенче, спорт самбосы буенча Кәрим Ибәтов – беренче, Александр Исаев – икенче, булат Закиров – өченче, Илназ Закиров бишенче урыннарга лаек булдылар.
“Шәфкать”тә Корбан ашы узды
Инвалидлар декадасы кысаларында “Шәфкать” балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә Корбаш ашы уздырылды. Бәйрәм сые район халкы китергән корбанлык итләреннән әзерләнде. Мул табын артында вәгазьләр тыңланды, инвалид баласы булган мохтаҗ гаиләләргә сәдака акчалары таратылды. Шулай ук ул көнне хәйриячелек ярдәме дә күрсәтелде – инвалид бала тәрбияләүче авыр тормышлы гаиләләргә 30 килограммм корбан ите өләшенде.
Вахит һәм Әсән-Елга авылларында “Җиңү салюты” фестивале узды
Бөек җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Җиңү салюты” фестивале дәвам итә. Янил авыл җирлегенең Вахит мәдәният йортында, Пычак авыл җирлегенең Әсән-Елга мәдәният йортларында шул уңайдан чаралар оештырылды.
Батырларга дан
9 декабрь - Геройлар көнне кысаларында, Кукмара үзәк китапханәсендә «Мы славим вас, Отечества сыны» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. “Тылсым” үзәгендә дәвалану курсы үтүче пенсионерлар өчен китапханәче Тәскирә Сәлимова “Батырларга дан” дигән тематик сәгать үткәрде.
"Ришвәтчелеккә каршы бөтен җәмгыять белән"
9 декабрь көнне “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең “Наз” социаль-сәламәтләндерү бүлегендә дәвалану курсы үтүче өлкәннәр өчен “Бөтен җәмгыять белән коррупциягә каршы” дип аталган түгәрәк өстәл артында сөйләшү оештырылды. Әлеге очрашуга ветераннар Советы рәисе Мияссәр Мансуров, Бөек Ватан сугышы ветераны Касыйм Давлетов чакырылган иде.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз