ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2014 ел
сишәмбе
Районыбызның Җиңү паркында хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды. Анда сугыш һәм хезмәт ветераннары, мәктәп укучылары катнашты. Район хәрби комиссары Равил Гафиев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Розалия Галиевалар Бөек Ватан сугышының илебез өчен гаять зур сынау булуы турында сөйләделәр, тыныч тормышның кадерен белергә чакырдылар. Митингта катнашучылар исеменнән сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янына чәчәкләр салынды.
Районыбызның социаль-тернәкләндерү бүлекчәсен хаклы рәвештә кечкенә шифаханә дип атыйлар һәм аның пенсионерлар арасында дәрәҗәсе бик югары. Биредә Раузалия Яппарова җитәкчелегендә дус, бердәм коллектив эшли. Аларның максатлары инвалидларга һәм өлкәннәргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Узган өч ел эчендә ике меңнән артык кеше социаль тернәкләнү узып, сәламәтлекләрен ныгыттылар. 2009-2013 еллардан кешеләргә ярдәм итүдә яңа ысуллар тормышка ашырыла башлады. Хезмәт белән дәвалауга күп урын бирелә. Шулай ук биредә инвалидлар өчен техник һәм башка тернәкләндерү чаралары кулланыла. Бүгенге көндә бу мөмкинлектән кырыктан  артык кеше файдалана. “Аргамак” инвалидлар командасы республика буенча бик күп призлы урыннар яулый. “Сәламәтлек” һәм “Остеохондроз профилактикасы” командаларында һәрдаим 27 пенсионер шөгыльләнә. “Ветеран” клубы составында да - районның һәм республиканың мөхтәрәм кешеләре.
27 июньдә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү проекты кысаларында республикабызның Кукмара нотариаль округы нотариуслары, район прокуроры һәм адвокатлары халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр. Түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә: Кукмара поселогы, Ленин урамы, 15, район башкарма комитеты бинасы, 1нче кат, “Бердәм Россия” партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсе.
Кукмара өченче урта мәктәбе укучысы Булат Гыйниятуллин Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә узган “Татарстан Эрудиты - 2014” конкурсында лауреат исеменә лаек булды.

21
июнь, 2014 ел
шимбә
Кукмара элеваторында ашлык складының түбәсен яңарту, яңа калай белән каплауга керешкәннәр. Бу эш элеваторның янгын сакчылыгы хезмәткәрләре Илсур Зәйнәгиев, Мидхәт Зиннәтуллин, Альберт Шаһабиев тарафыннан аларның ял көннәрендә, эш сәгатьләреннән соң башкарыла. Эш барышында хезмәт куркынычсызлыгы таләпләре саклана.
Җиңү Паркы каршындагы мәйданда районыбызның чыгарылыш сыйныф укучылары өчен зур бәйрәм үткәрелде.

20
июнь, 2014 ел
җомга
21 июньдә, 10 сәгатьтә үзәк стадионда Ринат Мөхәммәтшин истәлегенә багышланып уздырылачак футбол турниры буенча жирәбә үткәреләчәк. Командалар вәкилләрен жирәбә салуда катнашырга чакырабыз.
Түбән Өскебаш авылында туып-үскән бабам Фоат Миннәхмәтовка сугыш башланганда сигез генә яшь тулган була. Икенче класста укыганда иптәшләре белән яз көне басуга чүп үләннәре, ә көзен чиләк белән башак җыярга йөри ул. Башакны җыйгач, колхоз амбарларына илтеп тапшыралар. Шулай ук аларга җигелгән үгез белән көлтә ташырга да туры килә. Яшьрәкләр, үгез китмәсен өчен, аның башыннан тотып торганнар, ә олыраклар сосланнан көлтә ташып, арбага төягәннәр, калган көлтәләрне кибән итеп өяргә булышканнар.
Бервакыт Нырты авыл җирлеге башлыгы Рәфыйк Заһидуллин редакциягә кергәч:
-Кызлар, җай табып, безнең якларга килеп чыгыгыз әле. Төркәш авылы фельдшеры Лилия Мөбарәкшина белән таныштырыр идем үзегезне. Алтынга тиң кеше ул, - дигән иде.
Балигъ булмаганнар арасында юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатыннан уздырылучы “Игътибар – балалар!” акциясе төгәлләнде. Акция кысаларында полициянең ЮХИДИ, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре, рейдларга чыгып, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүче балаларны ачыкладылар, ата-аналар җыелышларында катнаштылар, балалар белән юлларда, транспортта үз-үзеңне тотуга юнәлдерелгән конкурс-викториналар уздырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International