ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2014 ел
җомга
Лубян авылы җирлеге башлыгы Вадим Диев хәбәр итүенчә, авылның Кооператив урамын һәм буа дамбасын асфальтлау эшен башлаганнар. Суүткәргечләрдәге ике авария нәтиҗәләрен бетергәннәр, халыкны су белән тәэмин итүдә өзеклекләр юк. Озакка сузылган яңгырлардан соң урамнарны чистарту, үләннәрен чабып алу белән шөгыльләнәләр.
15 июньнән “Нараткай” лагере үз эшен башлап җибәрде. Беренче сменада 85 бала 2 июльгә кадәр ял итәчәк.
Наркомания – 21 гасыр баләсе. Ел саен әлеге авырудан меңләгән кеше, бигрәк тә үлә. Яшҗләр нәрсәгә наркотикларга тартыла соң? Сәбәпләре күп. Шуңа да яшүсмерләр арасында наркоманияна булдырмау максатыннан төрле чаралар үткәрелә.

19
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Каникуллар – ял вакыты. Шул ук вакытта бу чор балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, сәламәтлекләрен ныгыту чоры да булып тора.
Казанның “Ак Барс” яшьләр үзәгендә Татарстанда узган Мәктәпкәчә белем бирү елына нәтиҗәләр ясалды. Тантанада “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” һәм “Балалар бакчасы – 2013” республика бәйгеләренең җиңүчеләре тәбрикләнде. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.
Әсән-Елга авылында яшәүче Әхмәтталипова Гамилә Закир кызы  үзенең 100 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтә. Гасыр әбисен Район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин тәбрикләп, аңа Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләген тапшырды.

18
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген сәхифәбез кунагы – Байлангар авылында туып-үскән язучы-публицист, утыз елга якын күрше Саба районы газетасын җитәкләгән, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге бүләге һәм “Бәллүр каләм” призы иясе, 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Тәлгать Нәҗмиев.
Бу көнне мәдәният йорты халык белән тулган иде. Ике сәгать барган бу тамаша-концерт чын мәгънәсендә тәрбия чарасы, бәйрәм булды.


Социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнүчеләр:

Диләрә Әхмәдуллина - “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәре.
Район Советында дини радикаль агымнар үтеп керүенә юл куймау һәм дини экстремизмны кисәтү буенча эшче төркемнең карарын тормышка ашыру максатында укулар үтте. Укуны республикабыз Президенты Аппаратының дини берләшмәләр белән багланышлар идарәсенең баш киңәшчесе Ләззәт Хәйдәров һәм тарих институтының ислам бүлеге мөдире Дамир Шаһавиев үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International