Җәйге календарьның һәр көне кызыл, чөнки җәйнең һәр көне - шатлык, ял, бәйрәм. “Кояшкай” балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты балалары өчен Арча тикшерү комитеты хезмәткәрләре чын мәгънәсендә бәйрәм оештырдылар. Кунаклар һәр балага бүләкләр алып килгәннәр иде. Балалар бүләкләр һәм яхшы кәеф бүләк иткәннәре өчен тикшерүче абый-апаларга чын күңелдән рәхмәт әйттеләр.
Баскетбол буенча Алексеевск районы спорт мәктәбе ачык беренчелегенә үткән ярышларда, районыбызның “Зилант” спорт мәктәбе җыелма командасы катнашып, икенче урынны яулады.
“Зилант” спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр Башкортостан республикасының Октябрьск шәһәрендә самбо буенча көрәш ветераннары истәлегенә багышлап уздырылган ачык республика турнирында катнаштылар.