ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
Районыбыз эшмәкәре Васыйл Гарифуллин, әтисе - “Россия” колхозын 30 ел дәвамында армый-талмый җитәкләгән, корган, төзеткән, үстергән Галимулла Гарифуллинны исә алу кичәсе оештырып, терлекчелектә, игенчелектә, идарә эшендә көч куйган колхоздашларны бер табын артына җыйды. Мәҗлес Коръән сүрәләре укып, мәрхүм җитәкчебез рухына дога кылу белән башланды. Һәр күңелдә аерым якты эз калдырган олпат зат булган икән Галимулла абый. Әй, кинәнделәр өлкәннәр гөрләп үткән яшьлек еллары, колхозда аның белән бергә эшләгәндәге истәлекләре турында сөйләшеп.
Район Советында террорга каршы комиссия каршында төзелгән пропаганда эшче төркеменең чираттагы утырышы узды. Анда террорлык актларын кисәтү буенча чаралар планы төзелде, милли бәйрәмебез Сабантуй, мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре, массакүләм чаралар үткәргән вакытта җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү, гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта халыкның игътибарлылыгын арттыру, аңлату эшләре алып баруның мөһимлеге хакында сөйләшенде.
Гражданнар игьтибарына!

Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе күрсәтә торган дәүләт хезмәтеннән файдалану мөмкинлеген арттыру максатында 6 июньдә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Кукмара районында гражданнарга консультация бирү үткәрелә.
Халыкара балаларны яклау көненә багышлап, 3 май көнне Аш-Буҗи авы-лында “Балалар-безнең киләчәгебез” дигән кичә үткәрелде. Кичә күңелле стартлар формасында үтте. Катнашты 10 бала. Укучылар “Җитезләр” һәм “Кыюлар” командаларына бүленеп ярыштылар. Кичәне китапханәче Ярмиева Алсу үткәрде.
Кукмара районында истәлекле матур урыннар бик күп. “Талсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре һәм анда йөрүче ветераннар Ятмас Дусай авылына сәяхәт кылдылар.
“Дружба” агрофирмасында терлек азыгы хәзерләү мәсьәләләренә багышланган район семинар-киңәшмәсе булып үтте. Семинарда катнашучылар дружбалыларның әлеге җаваплы эшкә хәзерлеге, Поч.Кучук фермасында җәйләү чорының барышы белән таныштылар. Биредә 1712 мөгезле эре терлек асрала. “Аларга бер елга җитәрлек итеп 21 мең тонна сенаж-силос салырга кирәк. Техникаларыбыз төзек, печән чабу башланды”, - диде агрофирманың генераль директоры Айрат Сафин.

3
июнь, 2014 ел
сишәмбе
Зур Сәрдек авылы мәдәният йортының ишегалдында балалар өчен “Хуш киләсең, ямьле җәй!” дип аталган бәйрәм оештырылды. Спорт ярышлары, интеллектуаль бәйге, “Табышмак – бил алышмак”, игътибарлылыкка уеннар белән үрелеп барган әлеге бәйрәмдә 30 бала катнашты.

2
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
Кукмарада терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Анда Сабантуй, чыгарылыш кичәләрендә җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм терроризмны кисәтү буенча өстәмә чаралар күрү, сәүдә үзәкләрендә, торак-коммуналь хуҗалык объектларында җәмәгать куркынычсызлыгын кисәтү, районда Бердәм Дәүләт имтиханнары бирүдә куркынычсызлыкны тәэмин итү, Кукмара районы прокурорының кисәтүе буенча фикер алышу, районга радикаль агымның үтеп керүенә юл куймау һәм экстремизмны кисәтү буенча 22 майда үткәрелгән эшче төркем утырышында тикшерелгән сораулар буенча карар кабул итү һәм башка мәсьәләләр каралды.
Аның мәйданына урнаштырылган 8 миллион 500 мең сумлык чимал – 5 мең 400 квадрат метр зурлыктагы ясалма чирәм, мәрмәр таш кыйпылчыклары һәм кварцлы ком –“Бердәм Россия” партиясе бүләге.

30
май, 2014 ел
җомга
Әлеге акция кысаларында район китапханәләрендә укучылар белән күптөрле чаралар уза.

-Балыклыда китап укучыларга “Наркомания – кешелек дошманы”, Вахиттә “Тормыш матур, күрә белсәң, тормыш матур, яши белсәң” дигән презентацияләр күрсәтелде, Манзараста “Яман белән дус булма!”, Аш.Буҗида “Замана афәтеннән сакланыйк”, Лубянда “Наркотик – җәһәннәмгә билет” дигән әңгәмәләр оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International