Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
29
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Якташлар очрашуы
24 май көнне Кызыл Тау авылы клубында “Кайда минем яшьлек елларым” дип аталган чара үткәрелде. Әлеге чарада катнашыр өчен Түбән Кама, Яр Чаллы, Мамадыш, Алабуга, Казан шәһәрләреннән, хәтта Ерак Себердән дә якташлар кайткан иде. Матур җырлар, дәртле биюләр, керәшен халкының уеннары башкарылды.
28
май, 2014 ел
чәршәмбе
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Аш.Буҗида балалар көрәше узачак
30 майда Халыкара балаларны яклау көненә багышлап Аш-Буҗи авылында 2000 елгы һәм аннан яшьрәк балалар арасында татарча көрәш ярышы үткәрелә. Үлчәү авырлыклары – 26, 29, 32, 36, 40, 45, 50 , 55 һәм аннан югары үлчәү авырлыгында.
Кукмараның райпо машинасы кечкенә авылларга азык-төлек тарата
Сәүдә нокталары булмаган кечкенә авылларга азык-төлек продукциясе ташу өчен район кулланучылар җәмгыятенә махсус машина кайтты. Ул һәр атнаны дүшәмбе көнне Иштуган-Түбән Кузьмес, сишәмбедә – Нормабаш-Чулыгино, чәршәмбедә Синер-Кенәбаш, пәнҗешәмбедә Яңа Никольское-Арпаяз, җомга көнне Тәмәй-Аш-Буҗи маршруты буенча авылларда сәүдә оештырачак. Ә шимбә көнне машина авылларга заявка буенча чыгачак.
БДИ буенча "Кайнар линия" эшләячәк
29 майда чыгарылыш сыйныф укучылары мәҗбүри имтиханнарның беренчесен – рус теле буенча БДИ тапшырачак. Моның белән бәйле рәвештә Җәмәгатьчелек палатасы ел саен эшләп килә торган БДИ-2014 сораулары буенча кайнар линия ача. Гражданнар 7.00 сәг-тән 18.00 сәг-кә кадәр 8-800-700-8-800 номеры буенча (Россия буенча шалтырату бушлай) шалтыратып үзләренең сорауларын бирә яисә дәүләт имтиханнарында тәртип бозулар булуы хакында хәбәр итә ала.
Урманнарны янгыннан саклыйк!
Республикада аномаль эссе һава торышы хакимлек итә. Көннәрнең кызу торуы, яңгырлар яумау урманнарда янгыннар китереп чыгаруга да сәбәпче була. Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының карары белән 23 майдан 14 июньгә кадәр халыкка һәм транспорт чараларына урманнарга керү тыела.
“Ак калфак” оешмасының Кукмара бүлеге җитәкчесе татар хатын-кызлары форумында катнашты
Казанда Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы булып үтте. Анда төрле өлкәләрдә югары уңышларга ирешкән, татар телен, мәдәниятен, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калуга һәм үстерүгә өлеш кертә алган гүзәл затлар катнашты.
Видеоконференция режимында Татарстанның наркоманиягә каршы көрәш комиссиясенең утырышы узды
Анда район комиссиясе членнары катнашты. Көн тәртибендә җинаять-башкарма системасы учреждениеләрендә тотылучылар, шулай ук әлеге учреждениеләрдән азат ителгән, наркомания белән авыручыларны комплекслы тернәкләндерү, дәвалау, наркотик һәм психотроп матдәләр кулланучыларны транспорт средстволары белән идарә итүдән читләштерү, “Наркотикларсыз яшик!” акциясенең барышы турында сөйләнелде.
"Хезмәт даны" газетасының баш мөхәррирен котлыйбыз
Күпьеллык тырыш хезмәте өчен “Хезмәт даны” газетасының баш мөхәррире Гөлгенә Шәрипова “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр Агентлыгы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтовның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Кукмарада “Мәк – 2014” операциясе бара
Татарстанда 19 майда старт алган “Мәк - 2014” оператив-кисәтү акциясенең беренче этабы 31июльгә кадәр дәвам итәчәк. Операциянең төп максаты булып составында наркотик матдәләр булган законсыз игелүче үсемлек мәйданнарын юкка чыгару тора.
27
май, 2014 ел
сишәмбе
Кукмара полициясенең музее конкурста җиңү яулады
“Татарстан Республикасы Эчке эшләр органнарының иң яхшы музее” республика конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының тарих Музеенда бәйгегә нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләргә бүләкләрне Эчке эшләр хезмәте полковнигы Дамир Динниулов тапшырды. Җиңүчеләр арасында Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге дә бар. Чын күңелебездән котлыйбыз!!!
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз