ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2014 ел
җомга
Камышлы урманы янындагы болынлыкта хәрби хезмәт нигезләре буенча өйрәнү-кыр җыеннары узды. Әлеге чарада районыбызның барлык мәктәпләреннән һәм Кукмара аграр көллиятеннән 250ләп егет катнашты.
1 июньдә Кукмараның авыл җирлекләрендә референдум үткәреләчәк.Үз җирлеге территориясенә аерым бер максат өчен билгеле бер суммада акчалата өлеш чыгарырга   әзерме – референдумда авыл халкы әнә шул сорауга җавап бирергә тиеш.
30 май көнне Җиңү Паркы каршындагы майданда мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр эшләре Идарәләре, “Тылсым” гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү үзәге белән берлектә Халыкара балаларны саклау көненә багышланган чара үткәрелде.
Сабантуй – татарларның иң күренекле милли бәйрәме, ул сабан эшләре беткәч үткәрелә. Татарлар сабантуйга алдан әзерләнәләр: өй тирәләрен тәртипкә китерәләр, өйләрен җыештыралар. Шул исәптән, 29 май көнне социаль хезмәткәрләр мобиль бригада методы белән Кукмара поселогы Ст. Разин урамы 51 йортта яшәүче 1931 елгы тыл ветераны Аухадиева Фагыйлә Закировнаның өендә булдылар.
«Тылсым» халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәгенең “Наз” социаль сәламәтләндерү бүлегендә “Оста куллар” түгәрәге эшли. Дәресләр хезмәт терапиясе инструкторы Шайдуллина Ленара Вильсоровна җитәкчелегендә махсус эшләнгән программалар, технологияләр буенча үткәрелә.

29
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген районыбызның 389 укучысы рус теле фәненнән Бердәм Дәүләт имтиханы тапшырды. Имтихан Манзарас мәктәбендә һәм күппрофильле лицейда узды.
Халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуйга да санаулы көннәр калып бара. Район башлыгы карары нигезендә Кукмара район Сабан туе Киндеркүл тугаенда - 7 июньдә, авыл җирлекләрендә 8 июньдә үткәреләчәк. Рәхим итегез!
Өстәмә белем бирү педагоглары арасында методик эшләнмәләр һәм проектлар Бөтенроссия конкурсы узды. “Методик эшләнмә” номинациясендә Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Рәзинә Фәтхуллина 1 урынны алды һәм диплом белән бүләкләнде. Ул бәйгегә фортепиано буенча пьесалар җыелмасын тәкъдим иткән иде.
31 май көнне, сәгать 9дан 10га кадәр Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова гражданнарны кабул итәчәк. Язылу өчен телефон номеры: 2-84-01.
25 май көнне район мәдәният йорты “Калинка” рус халык ансамбле Лаеш районы Никольское авылында үткән Республикакүләм “Каравон” рус халык фестивалендә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International