ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2014 ел
дүшәмбе
Районыбыз укучылары язгы каникулларга чыкты. Бер атна дәвамында районның һәр мәктәбе, мәдәният, спорт, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә төрле кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар үтәчәк. Укучылар актив булырлар, ялларын файдалы итеп уздырырлар, дип ышанабыз.
Казанда өченче Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы оештырган проектта Россиянең 33 төбәгеннән һәм Татарстаннан 400 делегат катнашты. Кунаклар һөнәрчелек товарлары һәм хәләл продукцияләр урнаштырылган күргәзмә-ярминкәдә булдылар, сукырлар өчен уку-тернәкләндерү мөселман үзәге һәм “Ярдәм” мәчете белән таныштылар, Самара өлкәсенең Гали авылына бардылар.
Районыбызның Сәрдекбаш урта мәктәбендә "Нәүрүз" бәйрәме оештырылды. Бәйрәм театральләштерелгән тамаша, җыр-биюләр, спорт уеннары белән үрелеп барды.

22
март, 2014 ел
шимбә
Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовның исемен йөртүче Манзарас урта мәктәбендә “Батырлык дәресе” узды. Әлеге дәрестә район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Зарипов катнашты һәм чыгыш ясады.

21
март, 2014 ел
җомга
Казанда “Җиңү” Бөтенроссия уеннарының республика этабы узды. Әлеге чарада мәктәптән тыш эшләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы, Чарлы урта мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучысы Александр Чапуринов җитәкчелегендәге “Витязи” хәрби-патриотик берләшмәсе дә катнашты.
25–26 мартта район үзәк дәваханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә Казан шәһәре кан алу республика станциясенең күчмә бригадасы тарафыннан кан алу үткәреләчәк.
Нырты авылының “Ләйсән” балалар бакчасында “Сак булыйк ут-күздән” дигән темага балалар белән әңгәмә һәм шулай ук язучы Мананованың “Бәлагә ничек тарымаска?” дигән китабына күзәтү булып узды. Әлеге чараны авыл китапханәчесе Иванова Г.З. үткәрде.
27 мартта “Олимп” бозсараенда 1996 елда туган һәм аннан яшьрәк авыл яшьләре командалары өчен “Автохан” һәм “Ак Барс страхование” оешмалары хоккей буенча хәйрия турниры оештыра.
Кукмара аграр көллиятендә “Татарстан Республикасының агросәнәгать өлкәсе өчен кадрлар әзерләүнең актуаль мәсьәләләре” дигән темага республикакүләм семинар узды. Әлеге чарада Татарстанның Премьер-министр урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, агросәнәгать өлкәсендә һөнәри белем бирүче учреждение җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

20
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
19-20 мартта Кукмара А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицее базасында республикакүләм “Ел сыйныф җитәкчесе” конкурсының зона этабы узды. Саба, Арча, Балтач, Кукмара, Теләче, Әтнә районнарыннын барлыгы 18 укытучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International