ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Вахитов исемендәге хуҗалык чираттагы кунакларны кабул итте: узган атнада биредә районнарның селекция-нәсел эше хезмәтләре һәм нәсел эше белән шөгыльләнүче хуҗалык җитәкчеләре катнашында республика семинар-киңәшмәсе үткәрелде.
Аның белән дәваханәдә диспансеризация үтеп йөргәндә таныштым. Ул да минем шикелле аралашырга ярата торган кеше булып чыкты. Ире белән аерылышып, кыз баласын ялгызы гына үстерүче бу ханым биш ел элек үзенең нинди авыр хәлдә калганын, бүгенге көндә эшле-ашлы булуы белән кемнәргә рәхмәтле икәнен елый-елый сөйләде. Аның үтенече белән ул сөйләгәннәрне сезгә җиткерәм.
Сочида үткән Паралимпия уеннарын бик кызыксынып карадым. Безнекеләр сынатмадылар, барлыгы 80 комплект медаль оттылар. Якташыбыз, Саба егете Рушан Миңнеголов чаңгы буенча ике алтын, бер көмеш медаль алды. Бу җиңү, бер яктан, мөмкинлекләре чикләнгән дип йөртелүчеләрнең чынлыкта никадәр мөмкинлеккә, ихтыяр көченә ия булуларын чагылдырса, икенче яктан, ул аларга карата җәмәгатьчелек фикерен тамырдан үзгәртте.
Ел саен уза торган традицион йола бәйрәме булган Нәүрүз быел да гөрләп узды. Әби-бабайлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен, нәкъ көн белән төн тигезләшкән 18-март көнне Зур Сәрдек мәдәният йорты балалар шау-шуыннан яңгырап торды.

19
март, 2014 ел
чәршәмбе
Россиянең Татарстан Республикасы буенча 10нчы санлы районара салым инспекциясе салым түләүче физик затлар өчен “Ачык ишекләр көне” акциясен үткәрде. Әлеге чарада 2013 елгы декларация кампаниясе белән тулырак танышырга һәм физик затларның табышыннан алына торган салымнар буенча декларация (3-НДФЛ) тутыру турында практик киңәшләр алырга мөмкин иде.
Район прокуроры һәр атнаның сишәмбе көнендә прокуратура бинасында җирле үзидарә һәм контрольлек итүче органнарының вазыйфаи затлары белән берлектә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр гражданнарны кабул итә.

18
март, 2014 ел
сишәмбе
Аппарат җитәкчесе Резеда Гаянова “Кадрлар политикасы һәм персоналлар белән идарә итү” темасына шәһәр округлары һәм муниципаль районнар Советлары аппаратлары җитәкчеләре өчен өч көнлек квалифакация күтәрү программасы үтә.
Бүген Район Башлыгы урынбасары Равия Абдулловна “Татарстан –яңа гасыр” җәмгыять хәрәкәтенең отчет-сайлау конференциясендә катнашты.
Бүген Район Башлыгы Рауиль Рахматуллин Казанда «Энергетика. Ресурсларны сак тоту» 15-нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе ачылу тантанасында катнашты. "Казан ярминкәсе" үзәгендә ачылу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТКХ реформалау фондының күзәтчелек советы рәисе Сергей Степашин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын, ТКХ реформалау фондының генераль директоры - идарәсе рәисе Константин Цицин катнаштылар.
Кичә Район Башлыгы Рауиль Рахматуллин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында Алкоголь һәм спиртлы продукцияләр әйләнеше өлкәсендәге хәлгә күзәтчелек советының чираттагы утырышында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International