ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2014 ел
җомга
Якташыбыз Гөлназ Гарифҗанова ТНВ каналында оештырылган “Музыкаль дистә” хит-парадында үзенең “Чишмә башы” җыры белән катнаша. Әлеге хит-парадта җиңүчеләр СМС-тавыш бирү юлы белән ачыклана.

27-28 мартта “Зилант” спорт мәктәбендә 1997-98 елгы яшүсмерләр арасында Кукмара 4нче урта мәктәбенең беренче директоры Рафаэль Мостафин призына төбәкара баскетбол турниры бара. Турнирда Кукмара, Алексеевск, Балтач районнары һәм Вятка Аланы командалары катнаша.
26 март көнне балалар китапханәчесе Гайнетдинова Нурия “Кыңгырау” балалар бакчасына йөрүче балалар өчен “Юлда йөрү кагыйдәләрен бел!” дип аталган дәрес үткәрде. Балалар китапханәчене игътибар белән тыңладылар, күн нәрсә белделәр: светофор, җир асты юлы ни өчен кирәк, юлны ничек чыгарга, шулай ук, транспротның күп төрләре белән таныштылар.

26
март, 2014 ел
чәршәмбе
“Созвездие – Йолдызлык” Республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең финал өлеше быел Теләчедә узды. Фестивальдә кукмаралылар да актив катнашты: анда барлыгы 111 бала чыгыш ясады.
Балалар катнашында килеп чыккан юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатында республикада “Игътибар – балалар!” акциясе бара. Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов сүзләренә караганда, акция кысаларында инспекторлар мәгариф учреждениеләрендә, балалар бакчаларында, автотранспорт хуҗалыгында булып кисәтү-аңлату әңгәмәләре алып баралар, ата-аналар, балалар белән очрашалар.
Минзәлә шәһәрендә өстәл теннисы буенча үткән зона ярышында Мәчкәрә коррекция мәктәбе командасы да (тренерлары Фәния Галиәхмәтова) катнашты һәм гомуми нәтиҗәләр буенча беренче урынны яулады.
Кукмара 4нче урта мәктәбендә рәсем укытучылары семинары узды.
Семинарның темасы “Заман таләпләре системасында рәсем фәнен укыту, аның үзенчәлеге һәм үткәрү методикасы” иде.

25
март, 2014 ел
сишәмбе
22 март көнне Олыяз урта мәктәбенең актлар залында "Сабантуй" һәм "Казан утлары" журналы делегациясе: Алмаз Хәмзин, Алмаз Гыймадиев, Алия Хәмзиналар белән очрашу булды.
19 мартта Трыш авылы китапханәчесе “Әкият иленә сәяхәт” дип исемләнгән әдәби кичә уздырды. Максаты - балаларны әкиятләр, мәкальләр, әйтемнәр, такмаклар аркылы халкыбызның иҗаты белән таныштыруны дәвам итү; балаларның сөйләм байлыгын үстерү; үзара дус, тату мөнәсәбәт булдыру.

24
март, 2014 ел
дүшәмбе
Республикада “Игътибар – балалар!” кисәтү акциясе старт алды. Укучыларның язгы каникуллары чорына туры килүче әлеге акциянең төп максаты – балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренең санын киметү. Акция барышында ЮХИДИ инспекторлары юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балаларны аеруча нык контрольгә алачак. Юлны тиешсез урыннан, светофорның кызыл утына чыккан укучыларга махсус карточкалар тутырылып мәктәпләргә җибәреләчәк. Шулай ук тиешле тизлекне сакламаучы, балаларын махсус автоурындыклар белән җиһазландырмаган килеш юлга чыкканнарга да таләпләр катгый булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International