ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2014 ел
дүшәмбе
Олыяз урта мәктәбенең “Хәтер” һәм Кукмара аграр көллиятенең “Кар десанты” эзләнү төркемнәренең мәктәп укучыларына мөрәҗәгате.

Хөрмәтле дуслар! Без бүгенге көндә аяз күк йөзле тыныч тормышта яшибез. Һәрбер иртәне шатланып каршы алу, дуслар белән мәктәптә уку, әти- әниләргә ярдәм итү, дәрес хәзерләү- бик зур бәхет! Ә бит бу бәхет, тыныч тормыш бабайларыбызның, туганнарыбызның, авылдашларыбызның гомерләре бәрабәренә яулап алынган.
14 март көнне Түбән Рус мәктәбендә югары класс укучыларының удмурт мәктәбе укытучылары белән очрашу кичәсе үтте. Кичәдә укучылар концерт номерлары куйдылар, туган авыллары турында чыгышлар ясадылар.
2014 елның 13 мартында Зур Кукмара мәктәбе һәм Кукмара татар гимназиясе базаларында 9 нчы сыйныфларда бердәм республика тестына әзерлек буенча укыту характерында семинар үткәрелде.
16 март көнне Чуллы авылында «Нәурүз» бәйрәме. спартакиада үткәрелде.
Бәйрәмнең иганәчесе – “Тойма” ширкәте иде. Әйтергә кирәк, бу көнне Туембаш һәм Чуллы халкы кырык эшен кырык якка ташлап рәхәтләнеп күңел ачты, саф һавада ял итте. Берәүләр өчен ул спартакиада, икенчеләргә очрашу, тамаша кылу урыны булса, яшьләр исә аны кыш озату дип кабул иттеләр.
13 мартта Яр Чаллы шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында “Без барсын да булдырабыз” дип аталган 7 Республикакүләм балалар иҗаты конкурсы үтте. Конкурста дүрт номинация каралган иде: хореография, вокал-соло, театр сәнгате һәм инструмент.
17 марттан 28 мартка кадәр республикада “Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!” дигән акция узачак. Акциянең төп максаты – наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә кагылышлы проблемаларга халыкның игътибарын юнәлтү. Әлеге акция кысаларында теләге булган һәркем ышаныч телефонына шалтыратып, законсыз рәвештә наркотиклар белән сату итү фактларын, наркопритоннар хакында хәбәр итә ала.
Болгарда 1998-99 елгы үсмер малайлар һәм кызлар арасында самбо буенча Татарстан беренчелеге узды. “Зилант” спорт мәктәбендә тренер Марс Бәдретдинов кул астында шөгыльләнүче Ленар Шәйфетдинов ярыштан икенче урынны алып кайтты.
Поселокның Җиңү паркы каршындагы мәйданда “Кыш озату” бәйрәме булды. Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән программа бик күңелле иде. Рус халык җырлары да яңгырады, уен-көлке, такмаклар да күп булды.

14
март, 2014 ел
җомга
14 һәм 15 мартларда Россиянең Татарстан Республикасы буенча 10 нчы санлы районара салым инспекциясе салым түләүче физик затлар өчен “Ачык ишекләр көне” акциясен үткәрә.
14 март көнне А.Х. Газизуллин исемендәге Югары Арбаш мәктәбендә II районара фәнни-гамәли конференция үтте. Конференциядә профессор, авыл хуҗалагы фәннәре докторы, ТАССРның һәм Россиянең атказанган урманчысы Ахмадулла Газизуллин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International