ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Бүген Казанда Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрлыгының коллегия утырышы булды. Утырыш барышында урман хуҗалыгы министрлыгының 2013 елгы эшенә йомгак ясалды 2014 елга бурычлар куелды.
Район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина җитәкчелегендәге төркем Зур Кукмара авыл җирлегендә узган хисап җыелышында катнашты.
15 январь көнне “Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Кукмара районында спиртлы эчемлекләр кулланучы хатын-кызлар өчен “Ышаныч көне” үткәрделәр.

16
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Көнчыгыш календаре буенча Ат елына кердек. Яңа елны яңа тормыш корудан башлап җибәргән яшьләр үзләрен аеруча бәхетле сизәдер.
16 январь көнне Янил авылы китапханәчесе Ахметгалиева Г.В. балалар бакчасында “Әкияттә кунакта” дип аталган кичә үткәрде.
Кукмара балалар китапханәсе китапханәчесе Нурия Гайнетдинова “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен «Начар күрүче балалар күзләре белән дөнья” дип аталган чара уздырды. Биредә төрле уеннар, викториналар, бәйгеләр оештырылды. Чара соңында “Начар күрүчеләр өчен китаплар” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
Бүген Башкарма комитетта Район Башлыгы урынбасары Равия Абдуллина, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Фуат Зарипов, инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе урынбасары Ильсур Бариев катнашында градотөзелеш советы утырышы булды.
Бу атнада авыл җирлекләрендә 2013 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган җыелышлар башланды, аларда район Советы, башкарма комитет, бүлек җитәкчеләре катнаша.

15
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
2013 елның июлендә “Кояшкай” социаль приюты балалары Бөтенроссия күләмендә уздырылган Бразилия турындагы бәйгедә катнашты. Бәйгенең шартлары буенча иң яхшы дип табылган эшләр Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендәге Монтейру-Лобату исемендәге балалар һәм яшүсмерләр китапханәсендәге күргәзмәгә куелырга тиеш иде.
Трыш китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән "Балачак иленә сәяхәт"кә бардылар.
Кичәнең максаты: балаларны яңа язучылар белән таныштыру, аларның игътибарлылыкларын, хәтерләрен, фикерләү сәләтләрен үстерү
Кичәдә 1-4 сыйныф укучылары арасыннан 10 укучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International