Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
15
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
Трыш авылы китапханәсендә “Зирәк тиен” дип исемләнгән КВН үткәрелде
Трыш авылы китапханәсендә “Зирәк тиен” дип исемләнгән КВН үткәрелде. Максаты: балаларны сорауларга тулы җавап бирергә күнектерү, бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү, сүзләрне баету, әкият, мәкальләр нигезендә балаларда шәфкатьлелек, миһербанлылык, дуслык, гаделлек, әдәплелек хисләре, өлкәннәргә карата игътибарлы булу сыйфатларын, туган якка, китапка мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
Кәркәүчтә яшәп 90ны ваклаучы Фәния апа белән Тимерхан абый әле дә үз көчләрендә
Авылыбызның хөрмәтле кешеләре Фәния апа белән Тимерхан абыйның балачаклары сугыш чорына туры килгән. Алар колхоздагы барлык эшләрне үтәгәннәр. Тимерхан абый фермада эшләгән, атлар караган, җир сукалап, иген чәчкән. Фәния апа урак урган, печән чапкан. Җиңүгә ышаныч, якты киләчәккә омтылыш ачлыкны, авыр хезмәтне җиңәргә ярдәм иткән аларга.
Сугыш ветераны Павел Сергеевның Кукмарадагы биналарны төзүгә өлеше күп кергән
Кукмарада төрле елларда калкып чыккан биналарның стеналары ниләр хәтерли икән, кайчан, нинди максатларда, кемнәр төзегән аларны? Мондый сорау күпчелек яшьләрне кызыксындырадыр. Миңа әлеге йорт-биналарны төзүгә зур өлеш керткән шәхес Павел Сергеев белән танышып, тарихка күз ташлау насыйп булды.
2013 елда Кукмара районында 771 бала туган
Кукмара ЗАГСыннан алынган мәгълүматларга караганда, 2013 елда 771 сабыйның тууы теркәлгән, 671 үлем-җитем булган, 456 пар гаилә корган, 144 пар аерылышкан.
Югары Чура авылында хоккей уйнау мәйданчыгы ачылды
-Моңа кадәр яшьләребез инеш өстендәге бозны чистартып хоккей уйныйлар иде, авылда хоккей тартмачыгын төзү мәсьәләсен дә алар күтәреп чыкты, - ди авыл җирлеге башлыгы Андрей Афанасьев. –Без кулыбыздан килгәнчә ярдәм иттек, калган барысын да егетләр авыл мәдәният йорты хезмәткәре Анатолий Осипов кул астында үзләре башлап йөреп, үз көчләре белән башкарып чыктылар. Шунысы сөенечле: бала-чагалар, яшьләр телевизор карап, интернетта утырып туйды, спортка тартыла башлады.
Аш-Буҗи китапханәсендә балалар арасында рәсемнәр конкурсы уздырылды
Аш-Буҗи авыл китапханәсендә 2-3 сыйныф укучылары өчен “Ап-ак кыш” дип исемләнгән рәсем конкурсы оештырылды. Әлеге бәйге белән беррәттән “Күңелле стартлар” уены да узды.
Район халкын нотариуслар кабул итәчәк
“Бердәм Россия” партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә һәр җомгада 15 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр кадәр гражданнарны кабул итү оештырыла. Айның соңгы җомгасында халыкны Кукмара нотариаль округы нотариуслары кабул итәчәк. Адрес: Кукмара поселогы, Ленин урамы, 15 йорт. Алдан язылу өчен телефон: 2-65-14.
Пиротехника сатучы һәм кулланучылар штрафка тартыла
Татарстан Президенты Указы нигезендә кертелгән янгынга каршы махсус режим 1 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Димәк, гыйнвар ае тәмамланганчыга кадәр пиротехник эшләнмәләрне тиеш булмаган урыннарда куллану тыела.
14
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
"Олимп"ның ачылуына биш ел тула
17 гыйнварда “Олимп” боз сараенда “Олимп”ның бишьеллыгына багышланган чара үткәрелә.
Ятмас-Дусай авылы мәдәният йортында традицион Гәрәй-батыр призына милли көрәш ярышы һәм Заһретдин Фаретдинов призына укучылар арасында иҗади конкурс узачак
18 январь көнне Ятмас-Дусай авылы мәдәният йортында традицион Гәрәй-батыр призына милли көрәш ярышы һәм Заһретдин Фаретдинов призына укучылар арасында иҗади конкурс узачак.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз