ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2013 ел
җомга
Район Мәдәният йортында халкыбызның яраткан йоласы “Каз өмәсе” бәйрәме булды.
26 ноябрь көнне Зур Кукмара гомуми урта белем бирү мәктәбендә иҗади үсеш һәм гуматинар белем бирү Үзәге тарафыннан 8-11 сыйныфлар арасында татар теле һәм әдәбияты буенча Зөфәр Гомәров исемендәге муниципаль олимпиада уздырылды. Барлыгы 109 укучы катнашты. З. Гомәровның якты истәлегенә багшланган мемориаль такта ачылды.
Вахит авылы мәдәният йортына очраклы рәвештә килеп чыккан кеше, көчле алкышлар, көлү, сызгыру, мактау сүзләре ишетеп, хәйран калыр иде дә, зур артистлар концерт куя, ахры, - дип уйлар иде...
Әйе шул, зур артистлардан бер дә ким түгел “Җәүһәр” фольклор ансамбле кызлары һәм егетләре! Бу көнне алар үзләренең осталыкларын исбатлап күрсәттеләр.

Салават Закиров белән газетабызның даими укучылары яхшы таныш. Мөмкинлекләре чикләнгән әлеге малайның сау-сәламәт балалардан калышмыйча яшәргә омтылуы, шахмат уеннарында зур уңышлар яулавы турында язмалар чыгып торды. Соңгы язма дөнья күргәннән соң нәкъ җиде ел гомер үткән. Җиде... Могҗизалы һәм серле сан бу.
Кукмара миниципаль районында яшәүчеләр игътибарына! Сезне 28 декабрь көнне купфукциональ үзәк ачу тантанасына чакырабыз. Башлана 11 сәгатьтә. Адресы: Кукмара штп., Ленин урамы, 37 йорт. Рәхим итегез!

26
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Түбән Кама шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында чаңгы спорты буенча ярышлар булды. Ул инвалидлык төркемнәренә бүлеп үткәрелде. Хатын-кызлар 2, ир-атлар 3 километрлы дистанцияләрдә ярыштылар.

“Татнефть-арена” боз сараенда Республика чыршы бәйрәме узды. Әлеге чарада Кукмарадан да иң уңган, иң актив һәм иң талантлы 35 бала катнашты.
Быелгы Яңа ел чыршысы “Татарстанда теләкләр чынга аша” дигән тема астында үтте. Балаларны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков котлады.

25
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
Агымдагы елның 11 ае өчен ЗАГСтан алынган мәгълүматлар шатландыра, чөнки районыбызда туучылар саны үлүчеләрдән күбрәк булган. 701 сабый дөньяга аваз салган, 601 кеше бу фани дөнья белән хушлашкан. Шушы чорда 434 пар законлы никахларын теркәгәннәр. Аерылышучылар саны, кызганычка каршы, 135 гаилә таркалганын күрсәтә.
Район Мәдәният йортында узган чыршы бәйрәменә уку алдынгылары, район, республика, Бөтенрәсәй күләмендә узган фән олимпиадалары, фәнни-гамәли конференция, конкурс-бәйгеләрдә, спорт ярышларында җиңү яулаучылар, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче, мөмкинлекләре чикләнгән, ятим балалар чакырылган иде. Балаларны, аларның әти-әниләрен, укытучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рузалия Галиева тәбрикләде, үзенең иң изге, иң матур теләкләрен юллады.
“Ялкын” спорт клубында Россиянең спорт остасы Нурсил Галиев исемендәге призга балалар арасында 26нчы мәртәбә милли көрәш турниры узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International