ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе

 Түбән Русь авыл китапханәсендә Бөтендөнья балалар көненә багышланган “Сезнең хокукларыгыз” дип аталган китапханә сәгате үтте.  

Балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салуда ярдәм итү максатында, “Кояшкай” социаль приютында  ата-аналар белән түгәрәк өстәл үткәрелде.

27 ноябрь көнне “Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә, алкоголь кулланучы хатын-кызларны сәламәтләндерүгә юнәлдерелгән  “С чистого листа” проектын тормышка ашыру максатында спиртлы эчемлекләр кулланучы хатын-кызларны районның үрнәк әнисе Ханбекова Замира Курбановна белән очрашу оештырылды. “Красота и сила” дип аталган фильм күрсәтелде.

“Наз” социаль-сәламәтләндерү үзәгендә өлкәннәр өчен чаралар еш оештырыла. Шундый чараларның берсен әниләр көненә багышланган “Ягез әле, әбиләр” кичәсен хезмәт терапиясе инструкторы Ленара Вильсуровна үткәрде.

Бүген “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Кукмара җирле бүлегенең 16нчы конференциясе булып үтте. Анда көн тәртибендә өч мәсьәлә каралды: җирле сәяси Советка һәм контроль-ревизия комиссиясе составына үзгәрешләр кертелде һәм партиянең 14нче Бөтенроссия съезды нәтиҗәләре буенча фикер алышынды.


30
ноябрь, 2013 ел
шимбә

Бүген без гаҗәеп заманда яшибез. Хәзер беркемне купшы йорт җиткереп, иң кыйммәтле машинага утырып, өскә кайры тун киеп тә шаккатырып булмый. Әнә, Дубайда 828 метрлы, дөньядагы иң биек бинаны төзеп куйсалар, Америкада космоска экскурсияләр оештырыла башлаган... Заманга ияреп без дә үзгәрә башладыкмы, әмма хәзер табигый нәрсәләргә сәерсенеп карыйбыз шикелле. Әйтик, изге эшләр башкаручы кешеләр турында ишетсәк, аларның акчасын, вакытын саный башлыйбыз...

Жилой Рудник авылы янәшәсендәге 18-19 гасырларга караучы бакыр руднигына чираттагы экспедиция узды. Аның беренчесе әле май аенда үткәрелгән иде. Анда белгечләр Воскресенск приискысына үтеп, 130 метр озынлыктагы яхшы хәлдә сакланган шахтага тап булганнар иде.Бу юлы Яр Чаллы шәһәреннән килгән белгечләр һәм Кукмара туган төбәкне өйрәнү музее хезмәткәрләре җирле халык күрсәтүе буенча тагын бер яңа шахтаны ачтылар. Белгечләр әйтүенчә, әлеге шахта Татарстан территориясендә җир асты казылмалары табу буенча эре рудникларның иң беренчесе. Шуңа күрә биредә эзләнүләр үткәрү яңа фәнни, туристлык һәм туган төбәкне өйрәнү өлкәсендә кызыклы ачышларга китерергә мөмкин икән.

Кышкы Олимпия Уеннары – 2014 вакытында иминлекне саклау өчен Татарстаннан 800дән артык полиция хезмәткәре Сочига барачак. Республиканың бер төркем полиция хезмәткәре Казаннан 6-7 декабрьдә китә. Алар арасында Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегеннән дә дүрт полиция хезмәткәре булачак.

Без чал тарихыбыз булу белән бәхетле. Балалар күңелендә әби - бабаларыбызның үткәненә кызыксыну уяту максатыннан, бакчабызда кечкенә генә музей булдырдык. Милли почмак аша балалар күңелендә зәвык, матурлыкны күрә белү сәләтен тәрбиялибез.

Туган авылым табигате... Бу җөмләдә күпме матурлык, байлык, әйтеп бетерә алмаслык тирән мәгънә ята. Безнең Зур Кукмара авылына да табигать үзенең матурлыгын, иркенлеген мулдан биргән. Коеныйм дисәң, челтерәп агучы Нурминкәсе, авылны күзәтим дисәң, җиләкле, биек таулары, кырмыскалыгы, тау башында гөмбәле, саф һавасы белән иркәләүче урманы күңелебезне сөендерә.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International