ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2013 ел
шимбә

Үз гомерендә теш сызлавыннан интекмәгән кеше юктыр, мөгаен. Миңа да шактый җәфаланырга туры килде. Тәҗрибәле табиб Равил Габдрахманов җитәкләгән стоматология бүлегенә юл тоттым. Регистратурада вакыт күрсәтелгән талон бирәләр, шул вакытта табибка керәсе – кыскасы, бернинди мәшәкать юк. Мине Равил Габдрахманов кабул итте.

29 ноябрь, җомга көнне Кукмара төбәкне өйрәнү музеенда “Хезмәт даны” газетасы редакциясенең “Салават күпере” иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы үткәрелде.

Хөкүмәт тарафыннан гаиләдә икенче бала тугач бирелә торган ана (гаилә) капиталы сертификаты алты ел ярым чор эчендә районыбызның 2462 гаиләсенә тапшырылды.

Зур Кукмара авылы халкы яңа клуб салынганын инде күптәннән зар-интизар булып көтә иде. Югыйсә, клуб хезмәткәрләре булдыклылардан: биредә үткәрелгән һәр чарага халык күпләп йөри, бүген концерт-театр икән, икенче көнне урындыкларны дәррәү җыеп куеп, яшьләр дискотекасы үткәрәләр, биючеләр - ерып чыккысыз! Әмма клуб иске, кысан, авыл халкының мәдәният-сәнгать өлкәсендәге мөмкинлеген аның стеналары гына сыйдырышлы түгел.

Ниһаять, район җитәкчелеге биредәге халыкның яңа мәдәни учакка кытлыгына чик куярга булды: киләсе елга 300 урынлы клуб бинасы төзеләчәк! Чама белән 10-11 миллион сумга төшәчәк бинада тамаша залыннан тыш, китапханә, бер түбә астына кертеп салынган фельдшер-акушерлык пункты да булачак.

“Техстрой” төзелеш ширкәте (җитәкчесе Ринат Ваһапов) егетләре иске клуб урынында инде яңасының нигезен корырга керешкәннәр. Дәүләт органнарының киләсе ел төзелеш планнарына кертелеп, финанслау башлануга, кызу темплар белән диварларын күтәреп, түбә астына  кертергә, алдагы ел ахырына кадәр файдалануга  тапшырырга исәпләре. Районыбыз өчен бер ел эчендә мондый биналар кору гадәти хәлгә әйләнде бит хәзер.

Ә иске клубның бүрәнәләрен Зур Кукмара мәхәлләсендә мәдрәсә салганда файдаланырга ниятләгәннәр. Авыл халкы бу хәбәрне дә  хуплап каршы алган. Акчалата ярдәм итүчеләр дә, төзелеш эшләрендә катнашырга теләк белдерүчеләр дә табылган. Мәдрәсә урнашачак бинаның инде стеналары күтәрелә башлаган.

 

 

 

 

 

 

 

 

Балаларын намус белән тәрбияләве өчен Кукмара муниципаль районының Нырья авылыннан алты бала анасы Галина Вуклова Татарстан Республикасының “Ана даны – Материнская слава” медале белән бүләкләнде.

Поч.Сутер авылында яшәүче Надежда Ишматова кыз бала турында хыялланып, 7 малай табып үстергән.

Хәзер оныклар белән озак уйнасам, җиде баламны ничек үстердем икән дип шаккатам, - ди бүген тәҗрибәле ана.

Укытучы! Әлеге сүзне ишетүгә һәркемнең күз алдына үзенең төпле киңәшләрен биреп белем иленә юл күрсәткән, еллар узган саен иң якын кеше - икенче “әни”гә әверелгән гүзәл затлар килеп басадыр ул. Безнең балалар да үзләренең укытучылары Рәсүлә Гыйльметдинованы бик яраталар, хөрмәт итәләр.

Күптән түгел газета битләрендә урын алган яшь журналист Гөлназ Галимҗанованың мәкаләсе миндә зур кызыксыну уятты. Мисыр чүле түгел бит, әлеге пирамиданы үз күзләрем белән күрәсе иттем һәм Чуллыга юл тоттым.

Олыяз кызы Рәсимә Сәләхова мәгариф юлында 40 ел армый-талмый хезмәт куйган, СССР һәм РСФСР халык мәгарифе отличнигы дигән мактаулы исемнәргә лаек булган укытучы.

15 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр республикада “Безнең йортыбыз –Татарстан” дигән фотоконкурс үтәчәк. Анда профессиональ фотографлар белән беррәттән фотосөючеләр дә катнаша ала. Фотосурәтләр күпмилләтле республикабыз халкының үзара тату, дус яшәвен чагылдырырга тиеш. Фотодагы вакыйганың кайчан булганын язу кирәк.  Җиңүчене 20 мең сум премия белән бүләкләү каралган. Сурәтләрнең электрон төрен ndtfoto@ yandex. ru.адресы буенча, печатьләгәннәрен: 420107,Казан шәһәре, Павлюхин урамы,57, Татарстанның халыклар дуслыгы йорты, “Наш дом –Татарстан” журналы редакциясе адресы буенча, “фотоконкурска” дигән билге белән җибәрәсе. Автор үзенең исем-фамилиясе белән бергә адресын, телефон номерын, электрон почта адресын күрсәтергә тиеш.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International