ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2013 ел
шимбә

Поч.Сутер авылында яшәүче Надежда Ишматова кыз бала турында хыялланып, 7 малай табып үстергән.

Хәзер оныклар белән озак уйнасам, җиде баламны ничек үстердем икән дип шаккатам, - ди бүген тәҗрибәле ана.

Укытучы! Әлеге сүзне ишетүгә һәркемнең күз алдына үзенең төпле киңәшләрен биреп белем иленә юл күрсәткән, еллар узган саен иң якын кеше - икенче “әни”гә әверелгән гүзәл затлар килеп басадыр ул. Безнең балалар да үзләренең укытучылары Рәсүлә Гыйльметдинованы бик яраталар, хөрмәт итәләр.

Күптән түгел газета битләрендә урын алган яшь журналист Гөлназ Галимҗанованың мәкаләсе миндә зур кызыксыну уятты. Мисыр чүле түгел бит, әлеге пирамиданы үз күзләрем белән күрәсе иттем һәм Чуллыга юл тоттым.

Олыяз кызы Рәсимә Сәләхова мәгариф юлында 40 ел армый-талмый хезмәт куйган, СССР һәм РСФСР халык мәгарифе отличнигы дигән мактаулы исемнәргә лаек булган укытучы.

15 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр республикада “Безнең йортыбыз –Татарстан” дигән фотоконкурс үтәчәк. Анда профессиональ фотографлар белән беррәттән фотосөючеләр дә катнаша ала. Фотосурәтләр күпмилләтле республикабыз халкының үзара тату, дус яшәвен чагылдырырга тиеш. Фотодагы вакыйганың кайчан булганын язу кирәк.  Җиңүчене 20 мең сум премия белән бүләкләү каралган. Сурәтләрнең электрон төрен ndtfoto@ yandex. ru.адресы буенча, печатьләгәннәрен: 420107,Казан шәһәре, Павлюхин урамы,57, Татарстанның халыклар дуслыгы йорты, “Наш дом –Татарстан” журналы редакциясе адресы буенча, “фотоконкурска” дигән билге белән җибәрәсе. Автор үзенең исем-фамилиясе белән бергә адресын, телефон номерын, электрон почта адресын күрсәтергә тиеш.

Зур Кукмара авылында велосипед иярләгән өлкән яшьтәге ирне күрсәгез, Мулланур абый Хәйруллин булыр ул. Сигезенче дистәсен вакласа да, актив хәрәкәт итүдән баш тартмый.

Владимир Путин тиеш булмаган урыннарда тәмәке тарткан өчен административ җаваплылык турындагы законны имзалады.
 15 ноябрьдән аерым территорияләрдә, биналарда, объектларда тарткан кешегә 500 сумнан 1,5 мең сумга кадәр штраф билгеләнә. Балалар мәйданчыкларында тарткан өчен 2 меңнән 3 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк. Тәмәке тартуны тыю турында билге куймаган затларны да шундый ук җәза көтә.
15 ноябрьдән шулай ук тәмәкегә һәм тәмәке тарту өчен кирәк-яракларга реклама тулысынча тыела.

Башта аэрочана, аннары трактор, соңыннан бәрәңге комбайны... Вахит авылында гомер итүче районыбыз мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллинның уйлап тапкан җайланмаларын барлый башласаң, саллы гына исемлек килеп чыгыр иде. Махсус белеме, җиһазлары булмаса да, ул гомере буе уйлап табу, техникага яңалык кертү белән шөгыльләнгән. Күптән түгел бетонболгаткыч, манипулятор, Парма пычкысыннан агач яргычы ясап, улына йорт төзергә дә тотынган...

Күптән көтелгән кар явып сөендерсә дә, бүген иртән юлларда, тротуарларда урыны белән бозлавык барлыкка килеп, җәяүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә дә кыенлыклар тудырды. Тәгәрмәчләрен кышкы шиналарга алыштырып өлгергән машина хуҗалары, әлбәттә, оттылар. Ә менә җәяүлеләргә, бигрәк тә биек үкчәле сапогилар кигән хатын-кызларга атлавы җиңел булмагандыр. Үзем дә эшкә чак кына соңга калмадым. Машиналар тыз-быз йөреп торган юл аша тиешле урыннан саклык белән генә чыктым. Әмма “Зебра” аша чыкканда да як-ягына ялт-йолт карануың хәерле.

Моннан соң тайгалаклардан интекмәбез, дип уйларга кирәк: “Чиста шәһәр” оешмасы җитәкчесе Фирдәил Шәриповның әйтүенә караганда,бозлавыклар белән көрәшү өчен 600 тонна тозлы ком әзерләнгән.

Казан политехника көллиятендә предприятие һәм оешмаларда эшләүче яшь хезмәткәрләр арасында “Һөнәр буенча иң яхшысы” дигән бәйге узды. Әлеге чарада Кукмара киез итек-киез комбинаты хезмәткәрләре: 3 разрядлы токарь Артем Ермолаев, 4 разрядлы фрезеровщик Нияз Нәкыйпов, 4 разрядлы элктр-газ белән эретеп ябыштыручы Эдуард Кормильцев, 3 разрядлы слесарь Рөстәм Әхмәтшиннар катнашты. Кукмара районы командасы бәйгедә уңышлы чыгыш ясап, оештыручылар дипломына ия булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International