“Шәфкать” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү үзәгендә Аналар көненә багышланган тамаша-концерт үтте. Анда үзәкнең попечительләр советы әгъзалары, балалары биредә дәваланучы әти-әниләр, Мәчкәрә интернат мәктәбе педагоглары катнашты. Балалар, үзәк хезмәткәрләре, әти-әниләр катнашында узган кичәдә җырлар-шигырьләр яңгырады, конкурслар, уеннар үткәрелде, әкиятләр сәхнәләштерелде. Соңыннан төрле конкурсларда, спорт ярышларында җиңгән балаларга Дипломнар тапшырылды.
Бу атнада “Дружба” агрофирмасының бер басуында ике “Лексион” комбайны эшләде. “Кыш җиткәндә кырда нинди эш икән соң ул?” – дип гаҗәпләнүчеләр табылыр. Кукуруз уңышын җыйдылар алар, дөресрәге, чәкәннәрне бөртеккә суктырдылар.
Кукмарадагы халыкны социаль яклау үзәгендә район ветераннар советы президиумы һәм ветераннар клубының берләштерелгән утырышы булды. Анда ветераннар советы рәисе Мияссәр Мансуров оешманың 2013 елгы эшенә хисап ясады. Утырышта район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, Россия пенсия фондының район идарәсе җитәкчесе Әлфинур Сабитовалар катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.
Ахырдан хезмәт ветераны, район ветераннар ансамбле җырчысы Наил Рәхимуллин иҗатына багышланган кичә булды. Анда поселокның ветеран җырчылары чыгыш ясады.
Чистай шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында кул көрәше буенча республика чемпионаты үтте. Әлеге ярышларда районның “Аргамак” командасы да катнашты. Ярышларда 20дән артык шәһәр, районнардан килгән команда катнашты. Бәйге хатын-кызлар арасында башланып китте. 60 килограммнан югары үлчәү авырлыгында безнең командадан Ләбибә Талипова (Кукмара), Зөлфия Әгъләмова (Кукмара), Миннегөл Семенова (Әсән-Елга) катнаштылар һәм үзләренең көчле куллы икәнлекләрен күрсәттеләр. Ләбибә - II, Миннегөл, Зөлфия III урыннарны яулауга ирештеләр.
Ир-атлар арасында барган бәйгедә 75 килограммлы үлчәү авырлыгында Валерий Николаев (Ош.Юмья) II урынны яулады. Шулай ук Валентина Борисова (Кукмара), Геннадий Федоров (Ст.Юмья) командага күп очко китерделәр.
Гомуми нәтиҗәләр буенча Теләче, Актаныш районнарыннан аз гына калышып безнең команда өченче урынны яулады.
Халык сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Һөнәр берлекләренең дәвалау-профилактика учреждениесе “Бәкер” шифаханәсе табиб-физиотерапевты, якташыбыз, Чишмәбаш авылыннан Шәмсетдинов Җәмил Вахит улына “Татарстан Республикасының атказанган табибы” дигән мактаулы исем бирелде.