ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе

13 ноябрь көнне Зур Сәрдек авылы китапханәсенә балалар бакчасына йөрүче нәниләр (17 бала) тәрбияче апалары белән экскурсиягә килделәр. "Салават күпере" журналының соңгы санына күзәтү ясаганнан соң, алар өчен "Ачык сәхнә" оештырылды. Һәр бала үзе белән таныштырганнан соң, өйрәнеп килгән шигырен сөйләде. Ә без - тамашачылар булдык. Урында утыручы балалар чыгыш ясаучы балага сораулар бирделәр. "Хәзер елның кайсы фасылы?", "Син нинди республикада яшисең?", "Шүрәле" әкиятен кем язган?", "Герой шагыйрьне беләсеңме?", "Газинур Морат кем ул?", "Татарстан флагы нинди төсләрдән тора?", "Син кемнәр белән яшисең?" кебек сорауларга балалар бик матур җаваплар бирделәр. Чыгыш ясарга чыккан һәр балага иптәшләре мактау сүзләре әйтеп зурладылар. Мәсәлән, "Ясминә матур", "Камилә уңган" , "Иделия тапкыр!", "Госман тәртипле", "Дамир тиктормас", "Мәүлет маладис!" дип иптәшләренең күңелләрен күрделәр. Һәр бала чыгыш та ясады, сорау да бирде. Бу шөгыль балаларның үзләренә дә бик ошады. Ахырдан фойега төшеп хәрәкәтле уеннар оештырдык.


15
ноябрь, 2013 ел
җомга

 Бүген Кукмара муниципаль районы Советының утырышлар залында икенче чакырылыш Кукмара район Советының 31нче сессиясе узды.
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1.Кукмара муниципаль районының 2014 елга һәм планлы 2015 һәм 2016 елларга социаль-икътисадый үсешенең фаразы турында.
2.Кукмара муниципаль районының 2014 елга һәм планлы 2015 һәм 2016  елларга  бюджеты проекты турында.

Районыбызның иң интеллектуаль укучыларын ачыклау һәм аларны тагын да үстерү максатында, 5 ноябрь көнне Кукмара А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицее базасында 9-11 сыйныф укучылары арасында интеллектуаль чемпионат үткәрелде.

Районыбызның “Иң интеллектуаль укучылары” дип түбәндәге укучылар игълан ителделәр:

- Гиниятуллин Булат – Кукмара №3 урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы;

- Баллеева Елена – Кукмара №3 урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы;

- Галеев Ильдар – Кукмара №3 урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы;

- Хабибрахманов Алмаз – Кукмара А.М. Булатов исемндәге күппрофильле лицееның  11 сыйныф укучысы.

Җиңүчеләрне котлыйбыз, уңышлар телибез!

     Хәзерге заман мәгариф системасы җәмгыятькә файдалы, конкуренциягә сәләтле шәхес тәрбияләүне таләп итә. Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри: "Табигый сәләтлелек ул очкын гына, ул сүнәргә дә, кабынып китәргә дә мөмкин, аның кабынып китеп, зур ялкынга әверелүендә төп мәҗбүри көч булып хезмәт һәм үз-үзеңә таләпчән булу тора,” – дигән. Чыннан да билгеле бер эш белән җитди һәм эзлекле шөгыльләнгән баланың сәләте тиз ачыла, кызыксынучанлыгы арта. Һәр укучының дөньяга, фәнгә, мәдәниятка үз ачкычын табуы мөһим. Бары тик сәләтле балалар белән эшләгәндә генә укытучы үзе дә күп нәрсәгә өйрәнә, белемен тирәнәйтә. Район мәктәпләрендә сәләтле балалар белән эш махсус программа нигезендә алып барыла. Һәр фән буенча укытучыларның сәләтле балалар белән эшләү планы, максаты, бурычлары бар.  Сәләтле укучы тәрбияләү, чын мәгънәсендә, күпкырлы хезмәт һәм төрле интеллектуаль чараларда һәм бәйгеләрдә катнаша башлагач, ул үзенең җимешләрен бирә башлый, әлбәттә

14
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
13 ноябрь көнне ришвәтчелеккә каршы көрәшне көчәйтү һәм муниципаль хезмәткәрләрнең үз-үзләрен тиешенчә тотуларына ирешү максатында муниципаль хезмәткәрләр белән укулар узды. Анда 60 муниципаль хезмәткәр катнашты.  Укулар барышында Муниципаль хезмәткәрләр Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча законнардагы үзгәрешләр,  муниципаль хезмәткәрнең имиджы белән таныштылар.

13 ноябрьдә “Просто молоко” идарә компаниясе генераль директорының агропромышланность комплексы буенча Беренче урынбасары И.Н. Сулайманов белән очрашу булды. Анда Район Башлыгы Рауиль Рахматуллин катнашты. Утырыш барышында районда авыл хуҗалыгы тармагына караган мөһим мәсьәләләр каралды.

Кичә район Советының кече залында “Бердәм Россия” Кукмара җирле бүлеге   партиясенең политсовет утырышы узды. Анда “Бердәм Россия” Кукмара җирле бүлеге партиясе XVI Конференциясенең беренче этабын, инвалидлар көненә багышланган чаралар үткәрү турында карар кабул ителде. Шулай ук “Бердәм Россия” партиясенә әгъзалар кабул ителде.


13
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе

10 ноябрь көнне “Зилант” спорткомплексында традицион көзге йөзү буенча ярышла үтте. Анда 15 кыз һәм 45 малай катнашты. 2004-2005 елгылар арасында 1 урында Артемьева Диана һәм Ланилов Андрей, 2 урында Хасанова Дина һәм Садрутдинов Ильфар, 3 урында Измайлова Гульшат һәм Камалиев Сәйдәш. 2002-2003 елгылар арасында 1 урында Шарипова Ильфира һәм Якупов Аяз, 2 урында Гарипова Алия һәм Данилов Андрей. 3 урында – Шайхутдинова Лейсан  һәм Габдрахманов Адель. 2000-2001 елгылар арасында 1 урында Галимьянова Алия һәм Шаймарданов Сәйдәш, 2 урында Фахрутдинов Алмаз һәм 3 урында Хисматуллин Ильсаф. 1998-1999 елгылар арасында 1 урында Гайнанова Диляра һәм Васильев Никита, 2 урында Перова Катя һәм Галиев Алмаз, 3 урында Фаляхутдинова Ирада. 1997 һәм өлкәнрәкләр арасында 1 урында Гарифзянов Фарид, 2 урында Миргалиев Ильяс, 3 урында Назаров Никита. Җиңүчеләне котлыйбыз!

Чуллы авылында зират чистарту өмәләре бара. Әлегә биредәге корыган агачлар киселеп, мәчеткә ягулык итеп хәзерләнгән. Киселгән агачларны мәчет территориясенә үз йөк транспортлары белән Алмаз Нигъмәтуллин һәм  Минһаҗевлар гаиләсе ташыган. Шулай ук зиратның искергән коймаларын да яңага алмаштырырга җыеналар. Зират эченнән төрле чүп-чар да чыгарылачак.

Районыбызның мәктәп директорлары, укытучылар, техник хезмәткәрләр – барлыгы 150 кеше - район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров белән берлектә, Олыяз авылында төзелә торган яңа мәктәп бинасының әйләнә-тирәсен тәртипкә китерүдә ярдәм иттеләр. Мәктәп директорлары бүләккә дип алып килгән 10 төп туя агачы һәм артыш куаклары утыртылды.

Якшәмбе көнне, 10 ноябрьдә, өмәгә әти-әниләр килде. Алар парта-урындыкларны җыйдылар, тәрәзәләрне юдылар, территориядә дә кызу эш кайнады. Балалар бакчасы хезмәткәрләре исә тәрәзәләргә пәрдәләр элделәр.

Олыяз урта мәктәбе коллективы исеменнән өмәдә катнашкан һәркемгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез, эшләрендә, тормышларында уңышлар телибез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International