Казанда тегүче белгечлеге буенча республика күләмендә һөнәри осталык конкурсы үткәрелде. Кукмара тегү фабрикасының эксперименталь участок тегүчесе Ольга Зарипова республиканың төп җиңел промышленность предприятиеләрен тәгъдим иткән сигез катнашучы арасында 1 урынны алды. Ул югары сыйфат белән тиз арада тегү осталыгын һәм технология, хезмәтне саклау, техника куркынычсызлыгы буенча югары теоретик белемен күрсәтте.
Саклык банкы 2013 елның 1 августыннан 2014 елның 1 гыйнварына кадәр кредитларны рефинанслау буенча акция үткәрә. Кече бизнес белән шөгыльләнүчеләр Саклык банкыннан башка коммерция банкларыннан алган бурычларын каплау өчен файдалы шартларда финанс ала алалар.
Яшь гаиләләр өчен акция
Саклык банкына 2013 елның 31 декабренә кадәр махсус ставка белән торак кредиты алу өчен заявка бирергә мөмкин.
Тулырак мәгълүматны Саклык банкы офисында алырга мөмкин.
20 ноябрь көнне «Зилант» спорт комплексында инвалидлар (ирләр һәм хатын-кызлар) арасында кул көрәше буенча ярышлар үтәчәк. Башлана 8.30 сәгатьтә. Катнашырга теләүчеләрне көтеп калабыз.
9 ноябрь көнне Казан шәһәрендә дзюдо буенча Россия беренчелеге узды. Ярышларда 20 команда, 300 кеше катнашты. Кукмара спортчылары да уңышлы чыгыш ясадылар. 2 урын – Минесламов Алмаз, 5 урын – Закиров Ислам, 7 урын – Виноградов Владимир һәм Шафигуллин Камил. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
Иске Йорт авылы янындагы 35 гектар җирдә яшь нарат үсентеләре утырту бара. Кукмара урманчылыгы җитәкчесе Инсаф Хәевның әйтүенә караганда, биредә төрле урманчылыклардан җыелган комплекслы бригада эшли. 4 тракторны иярләгән тракторчы ир-егетләр белән бергә бу изге эштә 8 хатын-кыз да катнаша.
13 ноябрь көнне Зур Сәрдек авылы китапханәсенә балалар бакчасына йөрүче нәниләр (17 бала) тәрбияче апалары белән экскурсиягә килделәр. "Салават күпере" журналының соңгы санына күзәтү ясаганнан соң, алар өчен "Ачык сәхнә" оештырылды. Һәр бала үзе белән таныштырганнан соң, өйрәнеп килгән шигырен сөйләде. Ә без - тамашачылар булдык. Урында утыручы балалар чыгыш ясаучы балага сораулар бирделәр. "Хәзер елның кайсы фасылы?", "Син нинди республикада яшисең?", "Шүрәле" әкиятен кем язган?", "Герой шагыйрьне беләсеңме?", "Газинур Морат кем ул?", "Татарстан флагы нинди төсләрдән тора?", "Син кемнәр белән яшисең?" кебек сорауларга балалар бик матур җаваплар бирделәр. Чыгыш ясарга чыккан һәр балага иптәшләре мактау сүзләре әйтеп зурладылар. Мәсәлән, "Ясминә матур", "Камилә уңган" , "Иделия тапкыр!", "Госман тәртипле", "Дамир тиктормас", "Мәүлет маладис!" дип иптәшләренең күңелләрен күрделәр. Һәр бала чыгыш та ясады, сорау да бирде. Бу шөгыль балаларның үзләренә дә бик ошады. Ахырдан фойега төшеп хәрәкәтле уеннар оештырдык.
Бүген Кукмара муниципаль районы Советының утырышлар залында икенче чакырылыш Кукмара район Советының 31нче сессиясе узды.
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1.Кукмара муниципаль районының 2014 елга һәм планлы 2015 һәм 2016 елларга социаль-икътисадый үсешенең фаразы турында.
2.Кукмара муниципаль районының 2014 елга һәм планлы 2015 һәм 2016 елларга бюджеты проекты турында.
Районыбызның иң интеллектуаль укучыларын ачыклау һәм аларны тагын да үстерү максатында, 5 ноябрь көнне Кукмара А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицее базасында 9-11 сыйныф укучылары арасында интеллектуаль чемпионат үткәрелде.
Районыбызның “Иң интеллектуаль укучылары” дип түбәндәге укучылар игълан ителделәр:
- Гиниятуллин Булат – Кукмара №3 урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы;
- Баллеева Елена – Кукмара №3 урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы;
- Галеев Ильдар – Кукмара №3 урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы;
- Хабибрахманов Алмаз – Кукмара А.М. Булатов исемндәге күппрофильле лицееның 11 сыйныф укучысы.
Җиңүчеләрне котлыйбыз, уңышлар телибез!