Район халкын һәм казанлыларны авыл хуҗалыгы товарлары белән тәэмин итү йөзеннән 5 атна дәвамында ярминкәләр оештырылды. Ярминкәләрдә барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре, җирлекләр, районыбыз һәм күрше район эшмәкәрләре актив катнашты. Атна саен халыкка бер миллион сумнан артык күләмдә товар тәкъдим ителде. Октябрьнең калган якшәмбеләрендә дә ярминкәләр дәвам итәчәк. Ихтыяҗы булган һәрбер кешене ярминкәләргә чакырабыз.
Вакыт рәхимсез: Бөек Ватан сугышы ветераннарының саны азая бара. Шуңа күрә илебезне яклап геройларча көрәшкән ватандашларыбыз турында истәлекләрне саклап калу йөзеннән Россия хөкүмәте, федераль министрлыклар һәм ведомстволар, яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык тарафыннан социаль әһәмияткә ия проектлар тормышка ашырыла. Аларның иң әһәмиятлесе – “Бу - безнең җиңү” проекты (www. 41-45. su). Аның максаты – Бөек Ватан сугышы ветераннарының истәлекләреннән видеоархив туплау. Соңыннан бу видеоязмалар Россиянең дәүләт архивына тапшырылачак һәм Интернет челтәренә куелачак. Бу проектта теләгән һәркем катнаша ала, моның өчен видеокамера яки әңгәмә (интервью) үткәрү бланкы гына кирәк. (Мондый материаллар проектның сайтында урнаштырылган).
Халыкларның милли ашамлыклары көннәрен үткәрүдә актив катнашуы өчен “Кукмара муниципаль районының җәмәгать туклануы” унитар предприятиесенең башкаручы җитәкчесе Хәйруллина Рузалия Үзбәк кызы Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Районыбызның иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге Казан Халыкара лингвистик үзәк белән берлектә 9,10, 11 сыйныф укучылары өчен инглиз телен тирәнтен өйрәнү курслары оештырды. Укулар Атлас Булатов исемендәге күппрофильле лицей базасында үтте. Бу хакта иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге директоры Йолдыз Гыймадиева хәбәр итте.
Кукмара балалар китапханәсе хезмәткәре Гөлфия Хафизова “Кояшкай” социаль приютында «Росинка» экология клубында узган чираттагы очрашуда катнашты. “Урман сукмагы серләре” дип аталган әлеге әңгәмә-дәрестә мәктәп яшендәге балалар катнашты. “Белеп кара”, “Әйтемне дәвам ит”, “Сүзләр”, “Ял урыны” дип аталган бәйгеләрдән соң, балалар өчен слайд-презентация дә күрсәтелде.
Кукмара муниципаль район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш буенча комиссиянең карары нигезендә Кукмара поселогы урамнарында “Мин ришвәт алмыйм” һәм “Мин ришвәт бирмим” дигән акция узды. “Тылсым” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре поселокта яшәүчеләр һәм кунаклар белән коррупция, ул китерергә мөмкин булган нәтиҗәләр, аны булдырмау чаралары турында сөйләштеләр.
Поселокның үзәк урамындагы “Ратмир” сәүдә йорты янында һәм үзәк дәваханәдә “Кукмор – волонтер” ирекле оешмасы әгъзалары тарафыннан бер ягы 5000 сумлык акча рәвешендә, икенче ягы ришвәт алган һәм биргән өчен җинаять җаваплылыгы турында язылган 400 листовка тараттылар.