Узган атнада Ч.Айтматов исемендәге Кукмара 1 нче номерлы татар гимназиясендә “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә актив укыту формалары кулланып, 21нче гасыр укучысын әзерләү” темасына семинар – практикум бик узенчәлекле итеп оештырылган иде.
Текстиль һәм җиңел промышленность хезмәткәрләре көне уңаеннан, текстиль һәм җиңел промышленность үсешенә керткән зур өлешләре, озак еллар намуслы хезмәт куйганнары өчен Кукмара киез итек-киез комбинатының баш хисапчысы Раузалия Гарипова, кадрлар бүлеге җитәкчесе Ирина Кисиль Россия Федерациясенең сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
25–27 октябрьдә Казанда кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның тууына 85 ел тулуга багышланган чаралар үтәчәк. Аларда Кыргызстан Республикасының мәдәният министры Солтан Аким улы Раев та катнашачак. 27 октябрьдә әлеге чара кысаларында кунаклар Кукмарага да киләчәкләр, Мәчкәрә авылы, Кукмара 1нче гимназиясендә, төбәкне өйрәнү музеенда булачаклар.
Дәүләт һәм җәмгыятьтә коррупциягә каршы көрәштә аңа катнашы булган шәхесләрне фаш итү һәм җавапка тарту мөһим роль уйный.
Дәүләт һәм җәмгыятьтә коррупциягә каршы көрәштә аңа катнашы булган шәхесләрне фаш итү һәм җавапка тарту мөһим роль уйный.
Матди яки башка төрле табыш алу ниятеннән үзеңнең яки кемнең дә булса җаваплы эш урыныннан файдалану - коррупция системасының бер өлеше ул. Кызганычка каршы, күп кешеләрнең көндәлек тормыштагы мәсьәләләрне хәл итүдә вак ришвәтләр алулары дөньяга карашларына, әхлак кыйблаларына каршы килми. Шуңа күрә үз гомерендә вак-төяк ришвәт бирмәгән шәхесне очрату бик кыен.
Олыяз урта мәктәбе фасадын Чистайда эшләнгән сәгать бизәп торачак. Аны әлеге заводта махсус ясадылар. Шушы көннәрдә ул урнаштырылды һәм мәктәп тарихының беренче сәгатьләрен саный башлады.
Гомәр ХАҖИЕВ
Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегендә “Ачык ишекләр” көне узды. Иң беренче кунаклар - Кукмара 4нче урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары, “Форпост” үзәгенә йөрүчеләр иде. Алар полициянең дежур часте, музей, хезмәткәрләрнең эш кабинетлары, полиция корылмалары һәм техника белән таныштылар. Штаб начальнигы Радик Камалиев укучыларга Эчке эшләр бүлеге тарихы турында сөйләде, подразделениеләрнең эшчәнлекләренә тукталды.
Бу хакта безгә полиция начальнигы Рамил Нургалиев хәбәр итте.
10 октябрь көнне лицей укучылары “Ялкын” журналы редколлегиясе әгъзалары белән очраштылар. Мавыктыргыч, кызыклы әңгәмә барышында укучылар “Ялкын” журналы, аның рубрикалары, анда эшләүче абый-апалар турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар алдылар.