ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Республикабызда яңа уку елын “Математика елы” дип игълан иттеләр. Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, ул мәктәп укучыларын Бердәм дәүләт имтиханнары белән кызыксындыру, аның нәтиҗәләрен яхшырту максатыннан эшләнде.

29
август, 2013 ел
пәнҗешәмбе
30август - Республика көне уңаеннан Кукмара районы башлыгы, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең район бүлеге сәркатибе Рауил Рәхмәтуллин кукмаралыларны һәм кунакларны бәйрәм белән котлады.
Бу атнада районыбызда укытучыларның традицион август киңәшмәләре бара. Яңа уку елы алдыннан үткәрелә торган киңәшмәләрдә узган елгы нәтиҗәләргә йомгак ясала, мәктәпләр арасында барган конкурсларның җиңүчеләре ачыклана, укыту-тәрбия процессына кагылышлы проблемалар, яңалыклар турында сөйләшенсә, алга бурычлар куела.
Агымдагы елның язында “Россия 1” телеканалы һәм Рус география җәмгыяте Россиянең истәлекле урыннарын ачыклау, илебезнең символларын билгеләү максатыннан бәйге игълан иткән иде.

21
август, 2013 ел
чәршәмбе
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясен уздыру соңгы елларда матур традициягә әйләнде. Райондашларыбыз, җитәкчеләр, оешма-предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләр быел да акциядән читтә калмыйча, әлеге чарада үз өлешләрен керттеләр. Хәйрия акчасына авыр тормыш хәлендә калып, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче, мөмкинлекләре чикләнгән 98 балага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалар тапшырылды. Букчага уку әсбаплары белән беррәттән, “Бердәм Россия” партиясенең логотибы төшерелгән футболкалар да салынган иде.
“Зилант” спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Нияз Закировка билбау көрәше буенча “Россия Федерациясенең спорт мастеры” исеме бирелде. Бу хакта “Зилант” спорт мәктәбеннән хәбәр иттеләр. Ниязны чын күңелебездән котлыйбыз, дөнья Беренчелегендә уңышлы чыгыш ясавын телибез.

20
август, 2013 ел
сишәмбе
“Игътибар – балалар!” акциясе кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан төрле чаралар оештырыла. Инспекторлар мәгариф учреждениеләрендә, балалар бакчаларында, автотранспорт хуҗалыгында булып кисәтү-аңлату әңгәмәләре алып баралар, ата-аналар, балалар белән очрашалар, акцияләр уздыралар. Узган атнада Камышлы урманы буенда урнашкан “Нараткай” балалар лагеренең өченче сменасында ял итүчеләр белән берлектә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чара үтте. Укучылар өч төркемгә (“Утраучык”, Ике тапкыр кара”, Яңа буын”) бүленеп үзара көч сынаштылар, “Блиц-турнир”да катнаштылар, табышмакларга, сорауларга җавап эзләделәр, кроссворд чиштеләр. Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырылды.

Районыбызда урып-җыю эшләре дәвам итә, һәр көнне 1500 гектарда игеннәр суктырылган. Вахитов исемендәге хуҗалыкта бөртеклеләр тулысынча җыеп алынды, Урал, Восток хуҗалыкларында санаулы гектарлар калып бара.

Быел 15 мең гектарда көзге культуралар чәчү планлаштырыла. 9 мең гектарда чәчү эшләре башкарылды. Шулай ук салам җыю, җир эшкәртү, орлык салу, фермаларны кышка әзерләү кебек мөһим эшләр дә чиратка куелган.


29
июль, 2013 ел
дүшәмбе
Күптән түгел республика күләмендә үткәрелгән “Кыр көне”ндә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Пчеловод авылында Димитриевларның гаилә фермасында булып, аларның, авылның, шушы җирлекнең һәм күмәк хуҗалыкның яшәү рәвешенә олы бәя биреп киткән иде.

23
июль, 2013 ел
сишәмбе
Бүген элеваторга Бөр, Кукмара, Дружба, Әсәнбаш, Тукай, Яңа Тормыш агрофирмаларыннан яңа уңыш төялгән беренче олаулар килде. Тантаналы чарада район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин катнашты һәм игенчеләргә үзенең тәбрикләүләрен җиткерде. Олаулар ишле булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International