ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Салтык-Ерыклы, Бурсык-Елга, Ташлы-Елга авылларында “Авыл бәйрәме” үткәрелде. Бәйрәмнең бизәге булып төрле спорт ярышлары, милли уеннар, үзэшчән сәнгать артистларының чыгышлары торды.

Балыклы авылы китапханәсендә "Без - террорга каршы!" - дигән кичә үткәрелде. Укучылар иң элек китап күргәзмәсе белән таныштылар, аннары террор темасына уздырылган әңгәмәдә фикерләрен бүлештеләр. Әлеге темага рәсемнәр, плакатлар ясадылар. 

Әлеге чара милләтара һәм дини мөнәсәбәтләрне ныгыту, терроризм һәм экстремизмны кисәтү максатыннан 3нче – 30 нчы сентябрьләрдә “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында уздырылган иде.

Түбән Рус мәктәбе урта гомуми белем бирү учреждениеләре арасында ел саен үткәрелә торган республикакүләм  янгын куркынычсызлыгына каршы әзерлек конкурсында икенче урынны алды.

Үрәсбаш авылының “Чулпан” балалар бакчасы да әллә каян күренеп, үзенә дәшеп тора. Бакча мөдире Любовь Павлова сүзләренә караганда, коллектив әти-әниләр белән берлектә җәйге чорда шактый эшләр башкарган: бакча территориясен әйләндереп алган койма-рәшәткәләр яңартылган, “гөмбә”ләргә чистартып комнар тутырылган, идән-тәрәзәләр буялган. Уен мәйданчыгындагы пластик шешәләрдән ясалган чәчәк, әкият геройлары, ташбака, пальмалар да карап кына торырлык. Балаларга эстетик тәрбия бирүдә, матурлыкка өйрәтүдә әлеге эшләнмәләрнең әһәмияте, әлбәттә, зур.

Поч-Сутер авылы клубы каршында оештырылган удмурт халык фольклор ансамбле “Инвожо” Крутушка санаториендә узган Халыкара этномәдәни фестивальдә катнашып, уңышлы чыгыш ясады

4
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Зур Сәрдек мәдәният йортында Республика көненә багышланган “Мин яратам сине, Татарстан!”

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм агросәнәгать комплексы үсешенә керткән зур өлеше өчен Татарстан Республикасы Кукмара мунициапль районының “Урал” авыл хуҗалыгы производство кооперативы рәисе Хәбибрахманов Газинур Хәтим

 улына

Россия шәһәрләренең һәм төбәкләренең экологик торышын яхшырту максатыннан һәм Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм  экология елы уңаеннан 31 августта “Бөтенроссия экология өмәсе – Яшел Россия” акциясе узды.

3
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе
Россия Федерациясе мәгариф һәм фән Министрлыгының Мактау грамотасы түбәндәге укытучыларга тапшырылды
            Белем бирү учреждениеләрен яңа уку елына хәзерләү буенча район конкурсында түбәндәге мәктәпләргә призлы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International