ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2013 ел
дүшәмбе

Кукмара муниципаль район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин эшмәкәрләргә бәйрәм котлавы җиткерде.

-Районыбызда эшмәкәрлек белән шөгыльләнеп, үз көнен үзе күргән, башкаларны да эш урыннары белән тәэмин иткән кешеләр аз түгел. Районда җитештерелгән товарның 30 процентка якыны да эшмәкәрләр өлешенә туры килә. Алар шулай ук иганәчелек белән шөгыльләнеп, төзелешләр алып баруга, мәдәни чаралар үткәрүгә, авыр хәлдәге гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә саллы өлеш кертәләр, - диелә котлауда. –Аларга киләчәктә дә зур уңышлар, нык сәламәтлек, саекмас энергия, базар шартларында югалып калмауларын телибез.

Кукмараның татар теле һәм әдәбияты укытучылары Бөтенроссия “Туган тел” форумында катнашып кайттылар. Делегатларның сөйләүләренә караганда, ТР Дәүләт Советында узган чарада түгәрәк өстәл утырышы, мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыту проблемалары (программалар һәм дәреслекләрне камилләштерү, татар балаларын зыялы шәхес итеп тәрбияләүдә ир-егет укытучыларның роле һ.б.) хакында фикер алышулар булган, чыгышлар тыңланган.

24
май, 2013 ел
җомга
Кукмара үзәк һәм балалар китапханәләренә мәктәп укучылары арасында уздырылган Халыкара “Сөйкемле Шүрәле” бәйгесенең икенче турга узган конкурс эшләнмәләре кайтты. Әлеге бәйгегә Габдулла Тукайның әсәрләренә багышлап, декоратив-гамәли сәнгать юнәлешендә башкарылган меңләгән эш кабул ителгән иде. Җиңүчеләрне бүләкләү Казанда, 1июньдә узачак.

23
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Регионара “Волонтер” оешмасының Кукмара буенча PR-менеджеры Алсу Касыймова «Доброград-2013» XIV слетыннан кайтты. Әлеге Россиякүләм узган чара Карачай-Черкессиянең Архыз каласында оештырылган иде.
Югары Өскебаш авылы китапханәсендә Идел буе Болгарында ислам дине кабул ителү уңаеннан урта яшьтәге мәктәп укучылары белән “Изге җиргә сәяхәт” дигән темага әңгәмә узды. Очрашу сорау-җаваплар, викториналар белән үрелеп барды.
Түбән Кама шәһәрендә терәк-хәрәкәт аппаратына зыян килгән инвалидлар арасында “Бочча” уены буенча Татарстан чемпионаты узды. Кукмараның Дамир Галиәхмәтов җитәкчелегендәге “Аргамак” командасы (командада Елена Зәйнуллина, “Шәфкать тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче Диләрә Кәшәпова) чемпионаттан беренче урынны алып кайтты. Котлыйбыз!
Кукмара 3нче урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары ел саен уку елы азагында чыгарылыш сыйныфлар өчен “Салават күпере” атналыгы – дуслык, мәрхәмәтлелек бәйрәме уздыра. Быел да атна дәвамында мәктәптә төрле бәйгеләр һәм уеннар оештырылды, төрле номинацияләрдә җиңү яулаучыларга медальләр тапшырылды. Соңгы көндә исә мәктәп укытучылары һәм укучыларының теләкләре язылган презентация күрсәтелде, чәй өстәле әзерләнде.

22
май, 2013 ел
чәршәмбе
Көннәр язга авышуга поселоктагы “Татарстан“ рестораны каршындагы мәйданда чистарту-төзекләндерү эшләре башланып китте. Бу уңайдан:
-Анда нәрсә булачак, нинди объектлар төзеләчәк икән? – дип кызыксынып, редакциягә дистәдән артык кеше шалтыратты.

17
май, 2013 ел
җомга

16 мая состоялось заседание Комиссии при Главе Кукморского муниципального района по противодействию коррупции


10
май, 2013 ел
җомга
Бөеклеген берни белән дә тиңләштереп булмый торган Җиңү бәйрәмен һәр йөрәк дулкынланып көтәдер ул. Әнә бит, быел да район халкы, бердәм булып, Җиңү паркы каршындагы мәйданга җыйналган. Кулларына шарлар, чәчәкләр тоткан балаларга, ак яулыклы апалар, кәләпүшле бабайлар, күкрәкләренә орден-медальләр таккан ветераннарга карап сокланмый мөмкин түгел!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International